Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутат таныклыгы тапшырды

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе, 10:12

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка республика парламенты депутаты таныклыгын һәм билгесен тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Раил Шәмсетдиновка «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты тапшырды, ул депутат Илшат Ганиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә барлыкка килде, ул 23 ноябрьдә вафат булды. Раил Шәмсетдинов кандидатурасы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Раил Шәмсетдиновка депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде. "Хөрмәт белән тагып йөрегез!" – диде парламент башлыгы депутат билгесен тапшырганда. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Раил Шәмсетдиновка актив булуын һәм парламент эшенә тиз кушылуын теләде.

Раил Шәмсетдинов парламентта республиканың педагогик берләшмәсе, аерым алганда урта һөнәри белем бирү мәнфәгатьләрен якларга ниятләвен белдерде.

Парламентта булган очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Раил Шәмсетдинов 1984 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетын тәмамлаган, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы (2013 ел), Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы (2014 ел), Татарстан Республикасында Бөтенроссия остаз-агартучылар берләшмәсе җитәкчесе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International