Депутатлар округларда

2024 елның 19 гыйнвары, җомга, 15:29

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, гражданнар җыеннарында катнаштылар, хезмәт коллективлары белән очраштылар.

18 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакай районына эш  сәфәрендә булды, анда гражданнар җыеннарында катнашты, шулай ук нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсендә эшләүче  район хезмәт коллективларының берсе белән очрашты.

17 гыйнварда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Зәй районы Кадыйр авылында яшәүче хатын-кыз телефон аша үзәк юлны ремонтлауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте, ә Буа районында яшәүче хатын-кыз балачактан 1 төркем инвалид булган улы өчен ташламалы торак алуда ярдәм сорады. Депутатның барлык мөрәҗәгатьләре дә эшкә алынды.

17 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова «Игелекле Казан» коворкингы базасында «Көмеш» яшьтәге актив казанлылар белән очрашты. Очрашу барышында актив озын гомерлелеккә кагылышлы мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тормыш сөючеләр ял итү мәйданчыклары санын арттыру, шәһәр экскурсияләре һәм республиканың истәлекле урыннарына сәяхәтләр оештыру буенча тәкъдимнәр әйттеләр. Өлкән буынга заманча гаджетлар һәм цифрлы хезмәтләрдән ирекле файдаланырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән белем бирү лекцияләренә аерым игътибар бирелде.

15 гыйнварда депутат Динар Бариев Региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында өч мөрәҗәгать каралды. Аларның берсе Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләгә документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итүгә кагылган. Телефон аша гаиләгә консультация бирергә һәм шунда ук ярдәм итәргә мөмкин булды.

12 гыйнварда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат районында яшәүче гражданнарны дистанцион кабул итте. Кабул итү барышында килгән барлык мөрәҗәгатьләр депутат тарафыннан эшкә алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International