Депутатлар округларда

2024 елның 26 гыйнвары, җомга, 13:44

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, гражданнар җыеннарында катнаштылар, хезмәт коллективлары белән очраштылар, республиканың социаль учреждениеләрендә булдылар.

26 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Алабуга шәһәрендә урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булды. Интернат җитәкчелеге үтенече буенча депутатның шәхси акчалары хисабына социаль учреждениедә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен җиһазлар сатып алынган. Җылыту функциясе булган өч идән су диспенсеры  урнаштырылачак һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең тормышын күпкә җиңеләйтәчәк.

24-25 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда гражданнар җыеннарында катнашты, шулай ук район башлыгы Айдар Сәлахов белән бергә яшьләр сәясәте, спорт, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр  белән очрашты. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында узган гражданнар җыены кысаларында депутат халыкны республиканың 2023 елдагы социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләре белән таныштырды. Районда гуманитар йөкләрне формалаштыру,  махсус хәрби операциядә катнашучыларга  һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү буенча системалы эш алып барылуын билгеләп, Азат Хамаев киләчәктә дә бу бик мөһим эшне дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.

25 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин Чаллы шәһәренең яңа микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты, территорияне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. "Шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган, әмма кар җыю кебек кайнар темалар барлыкка килә. Йортларны, подъездларны, җәяүлеләр юлларын ремонтлау буенча үтенечләр дә бар. Идарәче компаниягә карата да дәгъвалар бар", – дип белдерде депутат әлеге очрашуларга йомгак ясап.

24 гыйнварда Спас районы «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафонын кабул итте. Панель дискуссиясе Болгар шәһәренең мәдәният йортында узды. Чараның спикерлары – Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов. «Татарстан – казанышлар республикасы» марафоны туры республика буенча дәвам итә. Бу атнада Кама аръягы зонасында кабул итүче районның, республиканың, илнең казанышлары турында фикер алышулар булды.

24 гыйнварда Чүпрәле районының дүрт торак пунктында гражданнар җыеннары узды. Көннең беренче яртысында җыеннар Звезда авыл җирлегенең Чепкас-Илмәт авылында һәм Яңа Кәкерле авылында, ә көннең икенче яртысында Яңа Ишле авыл җирлегенең Яңа һәм Иске Ишле авылларында узды. Үз чыгышларында авыл башлыклары 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап бирделәр һәм 2024 елга планнары белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.

23 гыйнварда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Мамадыш муниципаль районында булды, анда гражданнар җыеннарында катнашты, шулай ук хезмәт коллективлары белән очрашты. Марат Әхмәтов шулай ук Шадчедә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрнең хәлен белде.

23 гыйнварда Спас районының Чәчәкле авылында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев халык белән һәм  якындагы авылларның ветеран-җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Катнашучылар районны үстерү, республика программаларын һәм илкүләм проектларны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

18 гыйнварда Биектау районында үткән «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус туры кысаларында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев республиканың уңышлары һәм үсеш перспективалары, милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында панель дискуссиядә катнашты. Биредә Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә узды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International