Татарстанның парламент делегациясе Беларусь Республикасына килде

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе, 11:20

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Минск аэропортында Татарстан депутатларын Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая, шулай ук Беларусь Республикасында Россия Федерациясе илчелегенең дипломатик корпусы вәкилләре каршы алды.

Ике көнлек визит барышында Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Борис Грызлов, Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова, Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашулар планлаштырылган.

Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары Беларусь Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышырга, шулай ук кайбер алдынгы предприятиеләрдә булырга ниятли.

Рәсми визит 2022 елның июлендә имзаланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында уза.

Минскның закон чыгару Җыелышы – Татарстан Дәүләт Советының хезмәттәшлек турында килешү имзалаган унберенче чит ил парламенты. Документ нигезендә, яклар парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашалар, үзара эшлекле элемтәләр урнаштыруга ярдәм итәләр. Килешүдә өстенлекле юнәлешләр буларак хезмәттәшлекнең түбәндәге юнәлешләре билгеләнгән: халыкны социаль яклау, фәнни-техник үсеш, гражданнарның иҗтимагый берләшмәләре арасында мәдәни элемтәләрне һәм аралашуларны киңәйтү, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм башкалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International