Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары хезмәттәшлекне киңәйтәләр

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе, 16:58

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Минск өлкәсендә эш сәфәрендә. Визит кысаларында бүген Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашулар узды. Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары дөньяның алдынгы ун машина төзелеше концерны исемлегенә кергән иң эре предприятие – БелАЗ заводында булдылар.

Хәзерге вакытта Россия-Беларусь берлеге хезмәттәшлегендә төбәкләр диалогына аерым игътибар бирелә, Россия һәм Беларусь төбәкләренең сәүдә-икътисади һәм гуманитар, шулай ук парламентара элемтәләре активлаша.

Ун ел дәвамында Беларусь Республикасы Татарстанның иң мөһим тышкы сәүдә партнерлары арасында тора. Белоруь белән Татарстанның хезмәттәшлеге буенча ике яклы эшче төркем төзелгән, Белорусьның Казандагы илчелеге бүлекчәсе эшли, 2004 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Ике яклы элемтәләрнең парламент үлчәмнәре дә ныгый. Мәсәлән, 2022 елда Гродно шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ә узган ел Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды.

Мондый күп дәрәҗәле партнерлык ике дәүләтнең хезмәттәшлеген баета, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин белән очрашуда сүз барды. Яклар Татарстан белән Минск өлкәсенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең яңа проектлары һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар. Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин Александр Турчинны Татарстанга җавап визиты белән килергә чакырды.

"Россия белән Беларусьны, Татарстан белән Минск өлкәсен күп нәрсә бәйли, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән әңгәмәдә очрашу нәтиҗәләренә комментарий биреп, – безнең төбәкләрнең товар әйләнеше күләме шактый югары, 1 млрд АКШ долларына якынлашты. Без бергә эшләгән перспективалы юнәлешләр һәм инициативалар бар." 

Бүген предприятиеләрнең актив хезмәттәшлеге дәвам итә. Татарстанда белорус авыл хуҗалыгы техникасын беләләр һәм кадерлиләр. Республика агросәнәгать комплексында Белорусь тракторлары барлык трактор техникасы паркының 60% тан артыгын тәшкил итә, ашлык җыю комбайны – 40%, азык җыю комбайны – 60%.

Соңгы елларда белорус шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Казан маршрутларында һәр өченче трамвай һәм һәр икенче автобус Белорусьта җитештерелгән. Узган ел республика башкаласының җәмәгать транспорты паркын белорус троллейбуслары тулыландырды.

Парламентара хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында Татарстан парламент делегациясе әгъзаларының Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашуында сүз барды. Бүген Татарстан Дәүләт Советы һәм Минск өлкә Советы тарафыннан имзаланган Хезмәттәшлек турында килешүне конкрет эчтәлек белән тутырырга, төбәк парламентларының профильле комитетлары дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты делегациясе әгъзалары.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «БелАЗ» холдингында булдылар, белорус машина төзелеше гигантының җитештерү корылмалары һәм тарихы белән таныштылар. Парламентарийларга завод үсешенең төп этаплары, җитештерү казанышлары, тәэмин итү географиясе һәм яңа эшләнмәләр турында сөйләделәр. Дәүләт Советы депутатлары җитештерү мәйданчыкларын карап чыктылар һәм «БелАЗ» техникасы үрнәкләре белән таныштылар. 

Бүген «БелАЗ»да карьерларда эшләү өчен техника, җир асты эшләре өчен машиналар, бульдозерлар, йөк төягечләр, аэродром тарткычлары  чыгарыла. Предприятие тарихында (1947 елдан) биредә 130 меңнән артык берәмлек карьер техникасы чыгарылган. Белазлар БДБ киңлегендә иң эре автомобильләр. Моннан тыш, белорус заводы техникасы дөньяның 50 илендә эшли.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе ике көнлек рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Иртәгә республика парламентарийлары Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышының республика советы рәисе Наталья Кочанова белән очрашырга, шулай ук «Белорус милли биотехнология корпорациясе» ябык акционерлык җәмгыятендә булырга планлаштыралар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International