Почта хезмәтен цифрлаштыру мәсьәләләре каралды

2024 елның 2 феврале, җомга, 13:30

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар почта хезмәтләрен цифрлаштыру проблемалары һәм перспективалары турында контроль мәсьәләне карадылар. Утырышны комитет җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин алып барды.

Депутатларга почта хезмәтен цифрлаштыру проблемалары һәм перспективалары турында мәгълүматны «Россия Почтасы» АҖнең «Татарстан почтасы» УФПС директоры Илнур Мәхмүтов һәм ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының элемтә хезмәтләрен үстерү бүлеге башлыгы Алексей Авандеев тәкъдим иттеләр.

Татарстанда хәзерге вакытта 1112 почта бүлекчәсе һәм 157 почтамат эшли, предприятие коллективы 7,5 мең хезмәткәр тәшкил итә. Халыкка, хакимият органнарына, предприятиеләргә һәм оешмаларга почта ташу өлкәсендә 450 берәмлек автотранспорт эшли, аена 20 тимер юл рейсы һәм 10 халыкара авиарейс башкарыла. 2023 елда "Татарстан почтасы" идарәсе тарафыннан 35 млн язма хат ташылган, 5,1 меңнән артык посылка СВО зонасына җибәрелгән, республиканың 287 мең пенсионеры үз пенсияләрен өйдә торып ала. Моннан тыш, почта бүлекчәләре акча күчерү буенча зур эш башкаралар - 2023 елда коммуналь, башкарма һәм башка түләүләрне кабул итү һәм түләү буенча 9 миллионнан артык операция башкарылган.

2023 елда авыл җирлегендә 200 млн сумга 32 почта элемтәсе бүлекчәсе модернизацияләнгән, 2024 елда утызга якын бүлекчәне ремонтлау планлаштырыла.

Хезмәтләрне цифрлаштыруга күчерү буенча "Татарстан почтасы" идарәсе эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Илнур Мәхмүтов "Россия Почтасы" АҖнең мобиль кушымтасы һәм рәсми сайты, "дәүләт хезмәтләре" системасында электрон гади һәм заказ хатларын җибәрү һәм кабул итү, язма хатларны цифрлаштыру кебек юнәлешләр турында сөйләде.

ТР цифрлштыру министрлыгының элемтә хезмәтләрен үстерү бүлеге башлыгы Алексей Авандеев ведомствоның "Татарстан почтасы" идарәсе белән хезмәттәшлеге турында кыскача мәгълүмат бирде.

Профильле министрлык һәм почта ведомствосының авыл җирлегендә хатларны һәм басма газета продукциясен вакытында адресатка җиткерү, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру проблемаларын хәл итү буенча планнары белән кызыксынып, парламент комитеты җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин барлык якларның үзара эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына игътибар итте. "Почта элемтәсе дәүләт күләмендә әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтте ул. - Бу өлкәдә кешеләр үз сораулары белән депутатларга мөрәҗәгать итәләр, һәм без аларның сорауларына җавап бирергә тиешбез. Әлбәттә, тармакны цифрлаштыру өстенлекле мәсьәлә. Ләкин хезмәткәрләр өчен шартлар тудыруга һәм почта элемтәсенең тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә дә киметмәскә кирәк".

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшергәннән соң, комитет профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга берничә киңәш кабул итте.

Аннары Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин ике федераль закон проектын тәкъдим итте. Аларны Дәүләт Советы каравына кертү турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International