Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиянең Белорусьтагы Илчесе Борис Грызлов белән очрашты

2024 елның 2 феврале, җомга, 14:18

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очраштылар. Очрашу Минскида Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Минск өлкәсенә рәсми визиты кысаларында узды. 

Татарстан белән Беларусь регионнары арасында хезмәттәшлекне үстерү Россия-Беларусь Союзы мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә, дип саный Борис Грызлов. Дипломат сәүдә-икътисади, мәдәни һәм парламентара элемтәләрне югары бәяли.

"Безнең дуслык элемтәләре кысаларында Татарстан җитәкчелегенең күп кенә визитлары бара, алар һәрвакыт нәтиҗәле, – дип басым ясады Борис Грызлов, – бу хакта товар әйләнеше күләме һәм күп санлы гуманитар проектлар сөйли. Белорусь вәкилләре дә Казанда даими була. Бүген Татарстан парламент делегациясенең визиты зур әһәмияткә ия, Россия-Беларусь мөнәсәбәтләрен алга таба киңәйтү өчен нигез сала".   

Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесенә очрашып, хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алышу мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәт белдерде. "Бүгенге очрашуда күтәрелгән сораулар даирәсе бик киң, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар белән аралашканда очрашуга йомгак ясап, – без хәзер тугандаш белорус халкы белән тыгыз элемтәләрне ныгыту, барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне җайга салу мөһим икәнен аңлыйбыз. Беларусь Республикасы – безнең иң якын дустыбыз, күршебез һәм партнерыбыз.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «халык дипломатиясе» институтлары безнең халыкларның туганлыгын, дуслыгын үстерүдә зур роль уйный. Аерым алганда, Татарстан халыклары Ассамблеясы составында» белорусларының «Спадчына»-«Мирас милли автономиясе 20 елдан артык актив эшләп килә.

Парламент башлыгы республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә дә тукталды, Татарстан, санкцияләргә карамастан, 2023 елны уңышлы тәмамлады, төп макроикътисади күрсәткечләр буенча үсеш теркәлә.

Очрашуда якын арада Казанда узачак халыкара зур чаралар – Киләчәк уеннары, БРИКС уеннары, БРИКС дәүләт башлыклары саммиты, «РОСТКИ» Россия-Кытай форумы турында да сүз барды. Белорусь вәкилләре бу чараларда актив катнашырга ниятли.  

Шунысы игътибарга лаек, Илчелекнең рәсми делегацияләрне кабул итү залында үзәк урыннарның берсен Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарының берсе булган Кол Шәриф мәчетенең мозаика панносы биләп тора.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International