Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясендә булдылар

2024 елның 2 феврале, җомга, 16:50

Бүген Татарстан парламент делегациясенең Беларусь Республикасына рәсми визиты кысаларында республика Дәүләт Советы депутатлары «Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясе» ЯАҖдә булдылар. Предприятие ашлыкны тирән эшкәртү белән шөгыльләнә һәм илнең иң эре инновацион агросәнәгать холдингы булып тора.

Республика парламентарийлары холдингның җитештерү мәйданчыкларын, 448 мең тонна ашлык кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау комплексын, он тарту һәм крахмал җитештерү, бодай глютены, бодай продукты һәм глюкоза сиробы җитештерүчебиотехнологик комплексны, югары технологияле катнаш азык һәм мөгезле эре терлек, кошлар һәм балыклар өчен премикслар җитештерү буенча заводларны карадылар.

Барлык җитештерүләрне эшләтеп җибәрүгә рәсми стартны Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко 2022 елның ноябрендә биргән. 2032 елга кадәр исәпләнгән тулы цикллы югары технологияле җитештерүне оештыру проекты да аның указы нигезендә барлыкка килә.

Предприятиенең Россия компанияләре белән продукцияне сатып алу һәм сату буенча тыгыз элемтәләре урнаштырылган. Илләр арасында мондый партнерлык җитештерүдә кулланыла торган берничә дистә чимал төренә карата гамәлдә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International