Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җәмәгать юстициясен үстерү мәсьәләләрен карады

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе, 13:27

Җәмәгать судьялары турындагы республика законын гамәлгә ашыру барышы турында бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар җәмәгать судьялары итеп сайлану өчен тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплады. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Комитет утырышында ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүматны һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларына кандидатларны  тәкъдим итте, ул Татарстанда судья вазыйфасына кандидатларга карата куела торган барлык таләпләр дә үтәлүен искәртте.

Эдуард Каминский сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада 190 суд участогында 180 җәмәгать судьясы эшли. Вакантлы урыннарга кандидатлар сайлау буенча эш бара.

2021-2023 елларда ТР судьяларының квалификация коллегиясе тарафыннан ТР җәмәгать судьяларының вакантлы вазыйфаларына 92 гариза каралган шуларның 83 кандидат сайлануга тәкъдим ителгән.

"Беренче тапкыр җәмәгать судьясы вазыйфасына дәгъва кылучы кандидатларга аерым игътибар бирелә",  – диде республика Югары суды Рәисе вазифаларын башкаручы. – Конкурста беренче тапкыр катнашкан 57 кандидатның 48 е сайлануга тәкъдим ителде".

Шулай ук чираттагы 10 еллык вәкаләтләр срогына конкурста катнашкан 4 җәмәгать судьясы һәм вәкаләтләр срогын чикләмичә конкурста катнашкан 31 җәмәгать судьясы билгеләнергә тәкъдим ителгән.

2023 елда отставкага чыгу сәбәпле  20 җәмәгать судьясы вәкаләтләре туктатылган, җәмәгать судьяларының вәкаләтләрен туктатуның башка очраклары булмаган.

Эдуард Каминский шулай ук кыскача гына судьяларның квалификациясен күтәрү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тулырак тәэмин итү максатларында җәмәгать юстиция системасының закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Игорь Бикеев һәм Валерий Власов, комитет каршындагы экспертлар советы рәисе Валентин Паймухин катнашты.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Татарстан Республикасы Югары судына Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатларның материалларын комитетның чираттагы утырышын уздыруга 10 көннән дә соңга калмыйча тапшырырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет ТР суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карады һәм Дәүләт Советына Резеда Давытованы (Әлмәт суд районы буенча 8 нче суд участогына), Михаил Пронинны (Алабуга суд районы буенча 4 нче суд участогына), Диләрә Сафинаны (Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогына), Петр Гребневны (Казан шәһәренең Киров районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Альбина Закировны (Мөслим районы буенча 1 нче суд участогына) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International