Дәүләт Советында «Ленинград блокадасы: фронт һәм тыл» дип аталган күргәзмә ачылды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе, 11:54

Дәүләт Советында Ленинград камалышы бетерүнең 80 еллыгына багышланган «Ленинград блокадасы: фронт һәм тыл» дип аталган тарихи-документаль күргәзмә ачылды.

Экспозиция нигезенә фронттан сугышчы һәм Татарстан госпитальләрендә дәваланучы солдатларның хатлары, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның хезмәте турында шәхси документлар кертелгән. Моннан тыш, күргәзмәдә  камалышта калган Ленинградта яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны эвакуацияләү, шулай ук эре сәнәгать предприятиеләрен, фабрикаларны һәм заводларны, фәнни учреждениеләрне безнең республикага күчерү белән бәйле сирәк документлар тәкъдим ителә. Күргәзмәнең беренче блогы шушы темага багышланган.

Экспозициянең икенче блогы Невадагы шәһәрне саклау турында сөйли.

Күргәзмәдә «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» ДБУ һәм муниципаль берәмлекләрнең архив бүлекләре фондларыннан документлар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителгән.

Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана һәм 872 көн дәвам итә. Тарихи белешмәләргә караганда, фашист блокадасы башланганчы Ленинградта 3 млн.тирәсе кеше яшәгән. 1944 елның 27 гыйнварында, блокада тәмамланганнан соң, шәһәрдә 800 мең тирәсе генә кеше калган була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International