Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшьләр парламенты - яшьләр өчен зур сәяси мәктәп»

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе, 16:28

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын күрсәтүне законнар белән тәэмин итү, шулай ук гуманитар миссияләр башкаручы кешеләр әзерләү мәсьәләләре бүген Саратовта узган Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Ассоциация утырышында шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Саратов өлкәсе буенча федераль инспектор Людмила Борисова, Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары катнашты.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Олег Машковцев яшь парламентарийларның һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары җитәкчеләренең актуаль мәсьәләләр буенча уртак эшенең мөһимлегенә басым ясады, яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында эшләнгән тәкъдимнәр Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясенең пленар утырышы кысаларында җентекләп тикшерелүен һәм алга таба закон чыгару эшендә исәпкә алынуын әйтте.

Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеге стандарты эшләнгән һәм кертелә. Сүз Идел буе парламентларының сайлау һәм эш тәртибен, вәкаләтләрен унификацияләү турында бара.

"Яшьләр парламентлары эшчәнлеген стандартлаштыру мәсьәләсе  өлгерде", – дип саный Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта ул бүген утырышта белдерде. "Безнең парламентлар өчен яшьләр канаты  – ул бик күп яшьләр үтә торган база һәм сәяси мәктәп, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, – фикер алышуларда, закон чыгару һәм җәмәгать эшләрендә алар үзләрен күрсәтәләр, аннары закон чыгару, башкарма яки муниципаль хакимият органнарында эшләргә мөмкинлек алалар". Яшьләрнең активлыгын һәм инициативалылыгын күрергә һәм бәяләргә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

 Утырышта төп мәсьәлә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын күрсәтү буенча эшчәнлекне норматив-хокукый тәэмин итү. Бу мөһим эшне законнар белән тәэмин итүдә бердәм алым булдырырга кирәк, дип саный Идел буе яшьләр парламентлары әгъзалары.  "Якыннары ягыннан гына түгел, дәүләт тарафыннан да ярдәм тою махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мотивациянең төп моменты булып тора, – дип басым ясады Мордовия Дәүләт Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Виктория Богдашкина, – бүген законнар дәрәҗәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы дәүләт ярдәме системасы төзелде, һәм аны тулыландыру дәвам итә". Сүз финанс һәм социаль яктан, мәгариф, ял һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә, психологик һәм юридик ярдәм турында бара.

 "Бүген яшьләр парламентлары Ассоциациясендә каралган мәсьәләләр бик актуаль, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка йомгак ясап, журналистлар белән аралашканда, – махсус хәрби операция безнең яшьләр өчен дә берләштерүче фактор булды. Мөмкин кадәр бер-береңә ярдәм күрсәтергә омтылу, булган кыенлыклар безнең кешеләрне берләштерде".

Бүген исә ассоциация эше кысаларында Идел буе закон чыгаручылары берничә социаль объектта булдылар һәм махсус хәрби операциядә хәрби бурычларны үтәү барышында яраланган яки авырган кешеләрне  адаптацияләү һәм реабилитацияләү буенча Саратов өлкәсе сәламәтлек саклау учреждениеләренең мөмкинлекләре белән таныштылар.

Аерым алганда, Идел буе федераль округы закон чыгару җыеннары җитәкчеләре Саратовның «Күкерт сулары» («Серные воды») бальнеологик дәваханәсендә һәм инвалидларны адаптацияләү һәм реабилитацияләү үзәгендә булдылар. Саратовның су дәваханәсе 1945 елдан хәрби хезмәткәрләрнең һәм яраланган сугышчыларның сәламәтлеген ныгыту белән шөгыльләнә. Соңгы дүрт елда сугыш ветераннары өчен өлкә клиник госпиталенең структур бүлекчәсе булып тора. Бүген үзәк заманча җиһазлар һәм медицина техникасы белән җиһазландырылган. Узган ел гына да аның базасында 3,6 меңнән артык кеше реабилитация узган.

Идел буе федераль округы закон чыгару җыеннары җитәкчеләре шулай ук Ю.А.Гагарин исемендәге Саратов дәүләт техник университетында булдылар, анда медицина өлкәсендә техник һәм программа проектлары перспективалары, дару препаратларын һәм тернәкләндерү чараларын яңа эшләнмәләр белән таныштылар.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, һәм аларны абилитацияләү һәм реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алышу иртәгә Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында дәвам итәчәк, ул Саратов өлкәсе Хөкүмәте бинасында узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International