«Казан Экспо»да Киләчәк уеннарын аккредитацияләү үзәге ачылды

2024 елның 10 феврале, шимбә, 20:49

Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында Киләчәк уеннарын аккредитацияләү үзәге ачылды. Үзәк эше белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты. Чарада Дәүләт Советы Секретаре, "Киләчәк уеннары" халыкара мультиспорт турниры кысаларында аккредитация буенча эшче төркем җитәкчесе Лилия Маврина катнашты.

Үзәк эшенә 27 оператор һәм 3 куратор җәлеп ителгән. Лилия Маврина кунакларга үзәкнең эше, аерым алганда, гаризалар бирү тәртибе, мәгълүматларны тикшерү һәм аккредитация карталары әзерләү турында сөйләде. «Казан Экспо " үзәгендә барлыгы 11,5 меңгә якын кешене аккредитацияләү планлаштырыла. 15 февральдән аккредитация үзәгендә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылачак.

Шулай ук аккредитация үзәкләре Универсиада авылында урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәгендә (МИЦ), ИТ-паркта, KRAVT кунакханәсендә эшләячәк. 17 февральдән аккредитация карталарын Казан аэропортында (тәүлек әйләнәсе), ә 21 февральдән Сочи шәһәренең аккредитация үзәгендә алырга мөмкин. Бу үзәкләр 3 мартка кадәр 9:00дән 18:00гә кадәр эшләячәк. Шулай ук аккредитация белән бәйле мәсьәләләрне Киләчәк уеннарның спорт һәм тренировка объектларында махсус урыннарда хәл итәргә мөмкин булачак.

Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук волонтерлар белән аралаштылар. Киләчәк уеннарына Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 30 иленнән 2 меңләп волонтер җәлеп ителәчәк. Барлыгы 20дән артык функциональ юнәлеш каралган, алар өч категориягә берләштерелгән: спорт мәйданчыгы волонтерлары (киберволонтерлар), сервис юнәлешләре волонтерлары, волонтер-атташелар.

Исегезгә төшерәбез, киләчәк уеннары 21 февральдә ачылачак. Хәзер инде ярышларда 107 илдән 2 меңгә якын спортчы, 1200 медиа һәм блогер вәкилләре катнашуын раслады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International