Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясының яңа рәисе итеп Мария Стукалова сайланды

2024 елның 13 феврале, сишәмбе, 14:45

Бүген Казанда «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең хисап-сайлау конференциясе узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Республика милли хәрәкәтенең яшь активистлары оешманың 2023 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычларны билгеләделәр. Моннан тыш, бүген Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясының яңа рәисе сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин, конференция делегатларын республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Ассамблеяның яшьләр канаты эшчәнлегенә югары бәя бирде. "Үз эшчәнлеге чорында яшьләр ассамблеясы абруйлы иҗтимагый институт, Татарстанның күпмилләтле яшьләрен җәлеп итүнең чын үзәгенә әверелде, - дип билгеләп үтте ул. - Татарстанда 175 милләт вәкилләре тату яши. Аларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре аерым әһәмияткә ия. Сез алып барган эш бәяләп бетергесез. Без аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәбез, димәк, республикабыз һәм илебезнең киләчәге турында кайгыртабыз. Яшьләр ассамблеясына безнең белән бер бәйләнештә зур эш башкарганы өчен рәхмәт!»

Бердәмлектә генә безнең көч, дип ассызыклады парламент башлыгы, яшьләр ассамблеясы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп. "Сез барыгыз да аңлыйсыз, хәзерге шартларда без бары тик уртак тырышлык белән генә теләгән нәтиҗәләргә ирешә алабыз", - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстан Республикасы Милли-мәдәни автономияләре, яшьләр ассамблеясы вәкилләре инициативаларын һәрвакыт хуплаучы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алдагы чорга бурычлар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр ассамблеясы әгъзаларын яңа инициативалар тәкъдим итәргә, республика районнарындагы коллегалары һәм милли диаспоралар белән күбрәк аралашырга, муниципалитетларга ешрак чыгарга чакырды. Парламент башлыгы шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясының яшьләр канатының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән нәтиҗәле эшен дәвам итү зарурлыгын билгеләп үтте.

"Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе командасы федераль дәрәҗәдә дә бик күренекле, якты проектларны тормышка ашыра, инициативалар кертә, - дип ассызыклады "Россия халыклары Яшьләр Ассамблеясы - без россиялеләр" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Динә Громатикополо. - Мондый эшнең нәтиҗәсе булып дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең, гражданлык җәмгыятенең һәм республика яшьләренең барлык дәрәҗәләрендәге уртак эше тора". Динә Громатикополо сүзләренчә, Татарстан күп яктан милли сәясәтне тормышка ашыру үрнәге булып тора. "Милләтара мохиттә тынычлык формалаштыру - бик нечкә әйбер, анда остазларсыз эшләп булмый, һәм мин яңа яшьләр командасының алдагылар башлаган юлын дәвам итүен телим, - диде ул, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп. - Татарстанда бу система бик яхшы төзелгән».   

РФ Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев Яшьләр ассамблеясе әгъзаларының аерым игътибарын республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм ныгыту буенча алга таба эш кирәклегенә юнәлтте. "Милләтара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – Россиянең уңышлы үсешенең ныклы нигезе, - диде ул. - Мин Татарстан Республикасында милли сәясәтнең уңышлы системасы төзелүе белән горурланам. Җитди авырлыклар һәм куркынычлар вакытында булганның кадерен аеруча сизәсең".

Яшьләр ассамблеясе эше турында хисап мәгълүматын Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Рәисе урынбасары Диләрә Дамар тәкъдим итте, ул яшьләр ассамблеясының төп бурычы дип республикада яшьләр этно-мәдәни инициативаларын һәм проектларын ачыклауны, аларга ярдәм итүне, алга этәрүне атады.

Ассамблеяның иң мөһим юнәлешләренең берсе булып чит ил студентлары һәм эшче яшьләр белән эшләү кала. Татарстанда 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала. Аларны социаль-мәдәни яктан җайлаштыру максатыннан югары уку йортлары администрацияләре һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы белән берлектә профилактик очрашулар үткәрелә.

Узган ел Яшьләр ассамблеясы яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Дөнья энҗесе» һәм «Чит ил студенты көне» республика фестивальләрен үткәрде, "Ватан мелодекламация лабораториясе" проекты гамәлгә ашырылды». Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, ассамблея Халыклар дуслыгы парады үткәрә, анда милли-мәдәни автономияләр һәм аларның яшьләр бүлекчәләре, иҗат коллективлары һәм чит ил студентлары катнаша. 2023 елда шулай ук «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» һәм «Миллилек – актуаль» республика мәгариф форумнары оештырылды. Форум кампаниясенең нәтиҗәсе буларак, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча комиссия тарафыннан 6 проект хупланды.

Бүген конференциядә абсолют күпчелек тавыш белән Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе итеп Мария Стуклова сайланды, элегрәк ул яшьләр ассамблеясы җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән иде, мордваның милли-мәдәни автономиясе яшьләр берләшмәсен җитәкләде, яшьләр иҗади проектлары координаторы булды.

Күп еллар оешманы җитәкләгән яшьләр ассамблеясының элеккеге җитәкчесе Тимур Кадыйров хәзер ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры булып тора. "Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры вазыйфасында эшләгәндә, без барыбер бер командада калабыз һәм көчләребезне уртак эшкә туплыйбыз. Шулай ук тынычлыкны һәм татулыкны, телләрне һәм мәдәниятләрне саклау буенча да эшләячәкбез», – дип ассызыклады Тимур Кадыйров. Фәрит Мөхәммәтшин, «Тимур вазыйфасыннан китә, әмма зур эштән китми», дип өстәде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International