Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе утырышы узды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 10:04

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар бердәмроссиялеләрнең Россия Президентын сайлау кампаниясе кысаларында уздырыла торган чараларда катнашуы турында фикер алыштылар, шулай ук берничә оештыру мәсьәләсен хәл иттеләр. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Фракция утырышы Александр Тыгинның Дәүләт торак инспекциясе начальнигы итеп билгеләнүе сәбәпле депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату белән бәйле берничә оештыру мәсьәләләрен тикшерүдән башланды.

Исегезгә төшерәбез, Александр Тыгин шулай ук «Бердәм Россия»парламент фракциясе җитәкчесе урынбасары булды. Бу вәкаләтләр дә туктатылды. Фракция җитәкчесенең яңа урынбасары итеп Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт корылышы  һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сайланды.   

Бүген фракция составына яңа сайланган Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов кертелде. 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Раил Шәмсетдиновка «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандатын тапшырды, ул депутат Илшат Ганиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле барлыкка килде, ул 23 ноябрьдә вафат булды.

Фракция карары белән Раил Шәмсетдинов 30 нчы Сәйдәш сайлау округына һәм 31 нче Идел буе сайлау округына беркетелгән.

«Бердәм Россия» фракциясе әгъзаларының ил Президентын сайлау кампаниясе кысаларында уздырыла торган чараларда катнашуы турындагы мәгълүмат белән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул Россия Федерациясе Президенты сайлауларында тавыш бирүгә 28 көн калганын искәртте. Хәзерге вакытта республикада сайлау кампаниясе кызу бара, актив агитация процессы башлана. Хәзерге вакытта 4 кандидат теркәлгән. Аларның берсе сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче буларак бара, калганнары сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителә.

Республикада Иҗтимагый ярдәм штабы ачылды. Партия башкарма комитеты җитәкчесе штабта күрелә торган чараларга, иҗтимагый оешмаларның эшенә, «Татарстан - казанышлар Республикасы» проектын тормышка ашыруга җентекләп тукталды,

Хәзер республика районнарында уза торган автобус марафоны кысаларында башкарма хакимият вәкилләре, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашында панель дискуссияләр үткәрелә.

Марат Сәмигуллин әйтүенчә, хәзер аңлату эшенә, сайлауларда катнашу кирәклеген аңлатуга аерым игътибар бирергә кирәк.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International