Фәрит Мөхәммәтшин «Милләтләр азатлыгы өчен» форумы эшендә катнашты

2024 елның 16 феврале, җомга, 14:05

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, партиянең Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү буенча Генераль Советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә булып, анда «Милләтләр азатлыгы өчен» беренче Халыкара форум эшендә катнашты.

«Бердәм Россия»нең «Милләтләр азатлыгы өчен» беренче Халыкара форумына Африка, Азия, БДБ, Якын Көнчыгыш, Латин Америкасы һәм Европаның 50дән артык иленнән 400гә якын делегат, әйдәп баручы сәяси көчләр һәм иҗтимагый оешма вәкилләре җыелган. Форумда катнашучылар дәүләтләрнең суверен эшләренә тыкшынуга, деструктив неоколониаль практикаларга каршы тору мәсьәләләре, шулай ук сәяси, финанс-икътисади, мәгълүмати бәйсезлек проблемалары турында фикер алыштылар.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. «Мондый форматтагы очрашулар киң диалогны һәм партнерлык элемтәләрен ныгытуга, глобаль чакыруларга уртак җаваплар булдыруга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Владимир Путин, – илебез колониаль системаның нигезләрен җимерү өчен күп нәрсә эшләде, һәм бүген без чын ирек һәм гаделлек өчен көрәштә, барлык илләрнең һәм халыкларның үсеше өчен, демократик күп полярлы дөнья тәртибен формалаштыруда көчләрне берләштерергә әзер, аның нигезендә халыкара хокук принциплары, бер-берсенең законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итү, үзара ышаныч һәм иҗади хезмәттәшлек ята».

«Бердәм Россия» партиясе рәисе, РФ Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев форумда катнашучыларны үз халыкларының чәчәк атуы белән кызыксыну, кешелек язмышына, аның неоколониализмнан  азат булган үсешенә битараф булмаган мөнәсәбәт берләштерә, дип ассызыклады. «Кайбер илләрнең аерым төркеменең дөнья монополиясен урнаштыру омтылышлары барып чыкмады, – дип басым ясады  ул, – Азия, Якын Көнчыгыш, Африка һәм Латин Америкасы илләре тиз арада күп полярлы дөнья тәртибенең каркасы һәм үсеш нокталарына әверелә. Бу процесслар безнең партияләрдән, үз илләренең әйдәп баручы сәяси көчләре буларак, эзлекле һәм комплекслы гамәлләр таләп итә».

Форум кысаларында докладлар белән «Берләшкән йөрәкләр хәрәкәте» партиясе рәисе, Үзәк Африка Республикасы Президенты Фостен Туадера, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Лю Цзянчао, Африка милли конгрессының генераль секретаре Фикиле Мбалула, Бразилия, Корея, Куба, Камбоджа, Алжир һәм башка дәүләтләрнең әйдәп баручы сәяси партияләре һәм оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Форумда катнашучылар шулай ук «Бердәм Россия»нең «Милләтләр азатлыгы өчен»  форумы мәйданчыгында неоколониализмга каршы көрәш тарафдарларының рәсми булмаган халыкара иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен оештыру турында карар кабул иттеләр. Ул барлык кызыксынган сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар белән киң хезмәттәшлек өчен ачык булачак.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International