Закон үз көченә керде

2024 елның 4 марты, дүшәмбе, 07:27

Дәүләт Советының илле беренче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла: түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә керүдән алып фатирларны капиталь ремонтлауга взнослар түләүгә кадәр. Законнардагы яңалыклар турында тулырак безнең рубрикада укыгыз.

Ятим балалар торак сатып алу өчен түләүләр ала алачак

27 февральдә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына һәм «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Закон үз көченә керде.

Закон ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга өстәмә ярдәм чаралары билгели. Аерым алганда, алар төзекләндерелгән торак сатып алу яки ипотека кредитын тулысынча түләү өчен сертификатлар ала алачак. Шул ук вакытта торак фондыннан түләү яки фатир алу карарын гражданнар үзләре кабул итә.

Түләү бер тапкыр бирелә, һәм аны алган кеше киләчәктә махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмый. Түләү хокукына минималь хезмәт хакыннан ким булмаган расланган кереме булган,  салым бурычы булмаган, психик авырулары, алкоголь яки наркотикларга бәйлелек булмаган, хөкем ителмәгән 23 яшькә җиткән ятим балалар ия.

Түләүдән файдаланып сатып алына торган торак мәйданы 33 кв. метрдан ким булмаска тиеш. Минималь түләү күләме Татарстандагы торак бинаның уртача базар бәясеннән чыгып исәпләнә. Хәзерге вакытта түләү якынча 4,4 млн сум тәшкил итәргә тиеш.

Түләүсез юридик ярдәм алу исемлеге киңәйтелә

1 мартта (2025 елның 1 мартында үз көченә керә торган 1 статьяның 5 пунктындагы «б» пунктчасыннан тыш) «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 6-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук ил төбәкләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучылар санына керә.  Дәүләт юридик бюролары һәм адвокатлары тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү очраклары исемлеге дә киңәйтелә. Аерым алганда, бу исемлеккә инвалидларны абилитацияләү мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр кертелгән.

Закон шулай ук Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Су объектларыннан файдалану – муниципалитетлар һәм гражданнар контролендә

1 мартта (1 статьяның 1 пунктындагы «а» пунктчасыннан һәм 2 пунктындагы «а» пунктчасыннан тыш, алар 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә) «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 9-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә су объектларын рекреация максатларда куллану кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук планлаштырылган хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү мәсьәләсе кертелгән.

Шулай ук, хокук куллану тәҗрибәсен истә тотып, закон проектында җирле үзидарә органнарының чит дәүләтләрнең дәүләти-территориаль, административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән  очрашулар, консультацияләр һәм башка чаралар рәвешендәге халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыруын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килештерү срокларын кыскарту карала.

Сайлау комиссиясе составында эш түләүле булырга мөмкин

12 мартта «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 10-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон белән хәрби хәл кертелгән очракта сайлаулар һәм референдумнар үткәрү тәртибе төгәлләнә һәм участок комиссияләрен формалаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, сайлауларны әзерләгәндә һәм уздырганда сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасына хезмәтенә өстәмә түләү мәсьәләләре закон нигезендә язылган. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан билгеләнә торган күләмдә һәм тәртиптә өстәмә түләү (бүләкләү) мөмкинлеге бирелә.

Территорияләрне комплекслы үстерү

27 февральдә «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына һәм «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»5-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон республика Министрлар Кабинетына территорияне комплекслы үстерү операторын билгеләү, шулай ук мондый оператор белән территорияне комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыру максатларында төбәк башкарма хакимият органы, җирле үзидарә органы белән килешү төзү тәртибен билгеләү буенча вәкаләтләрне беркетә.

Законда  шулай ук торак төзелеше территориясен комплекслы үстерү турында карар кабул ителгән очракта, территорияне комплекслы үстерү турындагы карарны гамәлгә ашыручы юридик затның милкенә мондый территория чикләренә кертелгән күпфатирлы йортлардагы урыннарны тапшыру мөмкинлеге карала.

Капиталь ремонт өчен түләү күпфатирлы йортны яки аның секциясен тапшырганнан соң 6 ай эчендә исәпләнәчәк

1 мартта «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 7-ТРЗ номерлы Закон  үз көченә керде.

Закон файдалануга этаплап тапшырыла торган күпфатирлы йортта (шул исәптән аерым секцияләре) милекчеләрнең гомуми мөлкәткә капиталь ремонт өчен кертемнәр түли башлау кагыйдәсен билгели.

Закон нигезендә, капиталь ремонтның региональ программасы расланганнан соң файдалануга тапшырылган күпфатирлы йортның милекчеләрендә капиталь ремонтка взнослар түләү буенча бурыч, әлеге күпфатирлы йортның параметрлары үзгәрүгә бәйле үзгәрешләр бу программага кертелгәннән һәм  рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң алты ай узгач барлыкка килә.

Волонтерлык оешмалары өстәмә ярдәм алачак

26 февральдә «Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән Закон белән дәүләт хакимияте органнары тарафыннан волонтерлык эшчәнлегендә катнашучыларга ярдәм итү чараларының мөмкин булган формалары һәм аларны күрсәтүгә гомуми якын килү юллары билгеләнә.

Хакимият һәм җирле үзидарә  органнарына ихтыярыйлык (волонтерлык) ресурс үзәкләренә ярдәм күрсәтү, шул исәптән финанс, матди һәм кадрлар белән тәэмин итү  буенча һәм башка формаларда ярдәм күрсәтү буенча вәкаләтләре беркетелә.

Музей коллекцияләренең ничек саклануы тикшереләчәк

1 мартта «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  8-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон музей әйберләренең һәм музей коллекцияләренең чынлыкта булу-булмавын һәм физик саклануын тикшерүне, музей тупланмаларының саклануын һәм бөтенлеген тәэмин итү максатыннан күздә тота. Шул ук вакытта музей әйберләрен һәм музей коллекцияләрен комплектлауны, исәпкә алуны, саклауны һәм куллануны оештыруның бердәм кагыйдәләре Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан раслана.

Закон шулай ук дәүләт милке булган музей әйберләрен һәм музей тупланмаларын оешмаларга түләүсез файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирә. Мондый тапшыру Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә тиешле килешүләр нигезендә Россия Мәдәният министрлыгы рөхсәте белән башкарыла.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен анкетаның бердәм формасы кертелә

1 мартта (2024 елның 12 мартыннан үз көченә керә торган 1 статьяның 9 пунктындагы «б» һәм «в» пунктчаларыннан һәм 1, 3, 8 пунктларыннан,   2 статьясының 1 – 4 һәм 6 пунктларыннан тыш) «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында «Татарстан Республикасы Законына һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 11-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон буенча дәүләт яки муниципаль хезмәткә кергәндә гражданнар тарафыннан тапшырыла торган анкетаның бердәм формасы билгеләнә. Анкетаның формасы, шул исәптән анда кертелгән мәгълүматлар исемлеге, шулай ук аларны актуальләштерү тәртибе һәм вакыты Россия Федерациясе Президенты акты белән билгеләнәчәк.

Шулай ук, закон нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр язма рәвештә эшкә яллаучы вәкиленә анкетада булган мәгълүматларга билгеле булган үзгәрешләр турында хәбәр итәргә тиеш.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International