«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә булдылар

2024 елның 13 марты, чәршәмбе, 11:56

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие»  парламент берләшмәсе депутатлары ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши торган  Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә  булдылар. Депутатлар тантаналы рәвештә үзләренең инициативасы һәм ярдәме белән ремонт үткәрелгән актлар залын ачтылар.

Исегезгә төшерәбез, быел гыйнвар башында берләшмә әгъзалары әлеге интернат-мәктәп укучыларын һәм коллективын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырып кайтканнар иде. Шул чакта  экскурсия барышында учреждение директоры Елена Фәхретдинова актлар залында ремонт кирәклеген әйткән иде. Анда балалар спектакльләр-концертлар куялар, репетицияләр ясыйлар һәм республика конкурсларында катнашырга әзерләнәләр.

"Без үз көчебез белән 10-12 ел элек косметик ремонт ясаган идек, әмма хәзер аны яңартырга кирәк иде инде, – диде Елена Фәхретдинова, – стеналар, түшәмнәр һәм яктырткычлар да ремонт таләп итте. Без Дәүләт Советы депутатларына рәхмәтле, алар һәрвакыт балаларыбызга ярдәм күрсәтәләр һәм бүген безгә шундый зур бүләк ясадылар. Ремонт барышында түшәмнәр яңача бизәлгән, стеналар заманча обойланган, матур пәрдәләр эленгән.

"Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, әлеге учреждение республика парламенты хатын-кыз депутатларның аерым игътибар үзәгендә тора. "Безнең хатын-кыз депутатлар үтенечкә битараф калмады, һәм без бергәләп бинаны ремонтладык. Әлбәттә, без дизайнер, инженер һәм осталарны чакырдык, биредә тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның актлар залында шөгыльләнү уңайлы һәм күңелле булсын дигән теләкләрен исәпкә алып эшләдек», – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева.

Чарада «Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары Роза Җаббарова, Ләлә Күдермәтова, Людмила Рыбакова һәм Рузилә Тимергалиева катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International