Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга Россия Президентын сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде

2024 елның 19 марты, сишәмбе, 12:23

Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Видеоэлемтә режимында узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, утырышта Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр һәм мәгариф оешмалары музейлары бәйгесен үткәрү турында сөйләделәр.

"Россия Федерациясе Президентын сайлаулар күп елларга безнең илебезнең  язмышын билгеләде,  – дип басым ясады «Бердәм Россия» Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак, утырышны ачып, – бу сайлауларда 76 млн 280 меңнән артык кеше тавыш бирде, бу безнең гражданнарның зур ышанычы турында сөйли. Бу сайлау кампаниясендә партия алдына куйган барлык бурычлар үтәлде.

Андрей Турчак Владимир Путинның президент сайлауларында җиңүенә бердәмроссиялеләрнең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Сайлауларда  31,2 миллион партия тарафдарлары тавыш биргән. Моннан тыш, партия кандидатны тәкъдим итү өчен имзалар җыюда төп роль уйнаган. «3,5 миллион имзаның 2 миллионы бердәмроссиялеләр тарафыннан җыелган», – дип искәртеп үтте Андрей Турчак.

Утырыш тәмамланганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин республиканың бердәмроссиялеләренә сайлау кампаниясе чорындагы эшләре һәм зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы шулай ук татарстанлыларга Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бездә сайлауга килү буенча да, кандидатыбыз Владимир Путинны яклап тавыш бирүдә дә күрсәткечләр яхшы, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстанда Россия Президентын сайлауда сайлаучыларның 84,61 проценты, яки 2 480 516 кеше катнашкан. Владимир Путин өчен сайлаучыларның 88,74% тавыш биргән. Барыгызга да зур рәхмәт. Минемчә, Татарстан сынатмады».

Бүген партиянең Генераль советы президиумы утырышында махсус операциядә катнашучылар, шул исәптән Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты. Рәсим Баксиков хәрбиләргә, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Бүген ул Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды белән актив хезмәттәшлек итә. «Без мохтаҗларга адреслы гуманитар ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәбез, шул исәптән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә дә,  – диде Рәсим Баксиков.

Бүген исә утырышта «Бердәм Россия» партиясенең булачак сайлау кампанияләрендә катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әйтик, быел сентябрь аенда 40 төбәктә 25 меңнән артык мандатны алу өчен 67 сайлау кампаниясе узачак. Исегезгә төшерәбез, быел сентябрь аенда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International