Фәрит Мөхәммәтшин Казан юридик институтының педагогларын, курсантларын һәм ветераннарын югары уку йортының юбилее белән котлады

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе, 18:39

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында югары уку йорты оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Педагогларны һәм ветераннарны, курсантларны һәм югары уку йортын тәмамлаучыларны ярты гасырлык юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент башлыгы кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Югары уку йорты коллективына мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казан юридик институты Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә киң танылган, Россиянең башка төбәкләре өчен дә кадрлар әзерли, әлеге институтны тәмамлаган белгечләр  эчке эшләр органнарында һәм көч структураларында уңышлы эшлиләр. "Институтны тәмамлаучылар арасында  15 генерал, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр бар, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин,  – бу безнең республиканың горурлыгы».

Студентларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп, Фәрит Мөхәммәтшин институтның педагогик коллективына һәм ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Казан юридик институты ныклы традицияләре белән дан тота, аның нигезен ветераннар – институт җитәкчеләре Григорий Елманов, Салих Япеев, бүген залда булган Наил Сафиуллин, күптән түгел генә 95 яшен тутырган Рафаэль Мугинов салды»,  –  дип басым ясады парламент башлыгы.

Институт коллективына сәламләү сүзе белән ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов мөрәҗәгать итте. Ул Россиянең яңа төбәкләрендә намус белән эшләүче хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде, шулай ук институтның курсантларын һәм хезмәткәрләрен республикада зур спорт һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү вакытында хокук тәртибен саклауда һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә актив катнашуларын билгеләп үтте. «Бүген институтны тәмамлаучыларның 600дән артыгы республиканың эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә,  – диде Дамир Сатретдинов, – ел саен институтта 800 кеше  полиция хезмәткәре һөнәрен ала. Без сезнең эчке эшләр органнарының шәхси составының квалификациясен күтәрүдә, махсус шартларда, шул исәптән илнең яңа төбәкләрендә, шулай ук Төньяк Кавказда хезмәт итүгә җәлеп ителүчеләрне әзерләүдә ярдәм итүегезне югары бәялибез».

Тантаналы чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү буенча Баш идарәсе башлыгы Андрей Ларионов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразиев һәм Ләйлә Фазлыева, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына 1974 елның 21 мартында нигез салына. 50 ел эчендә институт Эчке эшләр органнары өчен 20 меңнән артык квалификацияле белгеч әзерләгән, шул исәптән 6 меңнән артыгы  югары юридик белемле. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты  – төбәктәге һөнәри юридик һәм хокукый белем бирүче  эре үзәге, ул эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең гади полицейскийдан алып өлкән җитәкчеләр составы хезмәткәренә кадәр барлык категорияләрен беренчел әзерләүне, укытуны, яңадан әзерләүне һәм квалификациясен күтәрүне гамәлгә ашыра.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International