Динар Бариев: "Казандагы мемориал - «Крокус Сити Холл»да зыян күрүчеләргә теләктәшлек белдерү"

2024 елның 23 марты, шимбә, 13:15

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залына һөҗүм Россиядә яшәүче һәр кеше өчен зур фаҗига булды. Казан да читтә кала алмады, шәһәрдә стихияле мемориал оештырылды, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев.

"Әлбәттә, бу Россиядә яшәүче һәр кеше өчен бик зур фаҗига, - дип билгеләп үтте Динар Бариев, - Казанда стихияле мемориал барлыкка килде. Без читтә кала алмыйбыз, чөнки беренче чиратта һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына, зыян күргәннәргә теләктәшлек сүзләрен җиткерәсем һәм, әлбәттә, мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтәсем килә».

 Стихияле мемориаллар республиканың башка шәһәрләрендә дә барлыкка килә.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International