Фәрит Мөхәммәтшин: «Алдан тавыш бирү сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген төзергә мөмкинлек бирә»

2024 елның 26 марты, сишәмбе, 12:52

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда партиядән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүгә старт бирелде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

 «Бердәм Россия» праймеризында катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итү 27 мартта башлана һәм 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, бу процедура «Бердәм Россия» партиясеннән республика парламентына сайлауларга барырга планлаштыручы һәркем өчен мәҗбүри. Кандидатларны сайлау 20-26 майда рейтинглы электрон тавыш бирү юлы белән узачак. 27 майга алдан тавыш бирүгә йомгак ясау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрьдә узачак.  

«Бердәм Россия» – илдә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык рәвештә бөтенхалык алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алучы һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукы бирә торган бердәнбер сәяси партия,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – алдан тавыш бирүдә катнашучыларны тәкъдим итү бер мандатлы сайлау округларына һәм бердәм сайлау округына туры килгән территорияләр буенча башкарыла».

Алдан тавыш бирү, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сайлаучылар белән элемтәне ныгыту, булган актуаль проблемаларны тагын бер тапкыр тикшерү, ә партиядән кандидатларны сайлаганда, аларга үз тавышларын бирәчәк республика халкының фикеренә таяну өчен үткәрелә. «Бердәм Россия» партиясе мөһим ысул тапты дип саныйм, 26 марттан без мөһим сәяси кампаниягә әзерләнәбез», –  дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Бүген исә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча Оештыру комитеты төзелде, аның составына 17 кеше керде. Оештыру комитеты рәисе итеп Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сайлана. Сәяси совет Президиумы утырышыннан соң узган Оештыру комитетының беренче утырышында эшнең календарь планы кабул ителде, шулай ук алдан тавыш бирүдә катнашучылар өчен кирәкле документлар исемлеге расланды.

Сәяси совет президиумы утырышында Россиянең яңа төбәкләренә, Донбасста яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Аерым алганда, бүген көннең икенче яртысында ЛХРга «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар йөкнең чираттагы колоннасы китәчәк.

Алты машина Татарстан шефлыкка алган Лисичанкск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен 100 тоннадан артык азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар алып китәчәк. Аерым алганда, гуманитар йөк составында  «Нәфис» хәйория фондыннан бирелгән көнкүреш химиясе, яшелчәләр һәм бәрәңге, азык-төлек һәм эчәр су бар. Шулай ук Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежноега мәктәпләрне җиһазландыру өчен көнкүреш техникасы һәм спорт инвентары, социаль объектларның берсенең канализациясен яңарту өчен детальләр җибәрелә.

«Халык соравы буенча иң кирәкле әйберләрне җибәрәбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Кешеләр безнең сәяси партиянең гуманитар йөк формалаштыру ниятен хупладылар, һәм без районнарның партия активыннан, барлык татарстанлылардан ярдәм тоябыз, аларга бик рәхмәтлебез. Минемчә, илебезгә килгән бу авырлыклар безне берләштерә, милләтара тынычлыкның һәм татулыкның нигезе булып тора».

Чираттагы гуманитар йөкне формалаштыруда Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятие җитәкчеләре, республикабызның битараф булмаган кешеләре катнашкан. Түбән Кама бер тонна китап һәм азык-төлек җыйган, аксубайлылар бер ярым тонна кием-салым һәм азык-төлек, Алабуга  халкы 25 данә мич җибәрә.

Гуманитар колоннаны партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшләре белән идарә итүче Андрей Губанов һәм эшмәкәр Данияр Максудов озата барачак.

Бу – гуманитар колоннаны егерме беренче тапкыр озату. Махсус операция башланганнан бирле Татарстаннан ЛХРга 143 йөк машинасы әйбер  җибәрелгән,  ягъни  2163 тонна.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International