Депутат Марат Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде

2024 елның 26 марты, сишәмбе, 15:25

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Эспаньола» ирекле батальонның техника буенча командир урынбасары Марат Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Депутат ярдәмчесе Артур Исмәгыйлев хәбәр итүенчә, Марат Галиев махсус хәрби операция зонасында күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм хәрби бурычын үтәгәндә гомерен куркыныч астына куеп кылган кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен югары дәүләт бүләгенә лаек булган.

Марат Галиев 2023 елның октябреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Депутат Россия Федерациясе Кораллы көчләренең ДХРдагы  ирекле подразделениеләрнең берсендә хезмәт итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International