КПРФ фракциясе әгъзалары журналистлар белән очрашты

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе, 13:19

Бүген Дәүләт Советында «Тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә кадрлар дефициты. КПРФ фракциясе фикере» дигән темага матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фадбир Сафин җавап бирде.

Хафиз Миргалимов үзенең чыгышында хәзерге шартларда тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләренең аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Мәгариф системасында кадрлар проблемасының төп сәбәпләре арасында ул хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе, педагогик хезмәткәрләргә социаль ярдәмнең җитәрлек күләмдә булмавы һәм дәүләтнең укытучы һөнәренең абруен күтәрү мәсьәләсенә игътибар бирмәвен атады. "Балаларны тормышка әзерләү һәм дөрес тәрбияләү максаты беренче планга куелган совет мәгариф системасының уңышлы принципларын өйрәнергә һәм үзләштерергә кирәк", - дип ассызыклады фракция җитәкчесе.

Хафиз Миргалимов шулай ук Дәүләт Думасында КПРФ фракциясенең Мәгариф турында яңа федераль закон проектын әзерләве турында хәбәр итте. Документның төп статьялары белән, аның сүзләренчә, журналистлар киләсе очрашуларның берсендә таныша алачак.

Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин мәгариф системасында кадрлар проблемасын хәл итү юлларына кыскача аңлатма бирде.

Матбугат конференциясе кысаларында фракция әгъзалары шулай ук ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International