Дәүләт Советы командасы шахмат буенча турнирда беренче урынны яулады

2024 елның 31 марты, якшәмбе, 16:57

Казанда,  Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге  шахмат, шашка, го буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе базасында  Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар уздырды. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы командасы алды, шуның белән узган елгы уңышны кабатлады һәм ныгытты.

Турнирда Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән, Дәүләт Советыннан, республика Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм Татарстан Республикасы буенча федераль ведомстволарның территориаль идарәләреннән 20 команда катнашты.

Республика парламентын Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре   Регина Әхмәтгәрәева, Вячеслав Захаров, Гөлназ Исмәгыйлова, Илдар Садыйков тәкъдим итте. Команда капитаны – Рөстәм Мөхәммәтшин. Тренеры – халыкара гроссмейстер Рамил Хасангатин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International