Дәүләт Советында Татарстанның дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе, 18:11

Бүген Дәүләт Советында РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җитәкчелегендә Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы, шулай ук Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, профильле министрлык вәкилләре катнашты.

 "Татарстан – республиканың икътисады һәм социаль өлкәсен үстерүгә нәтиҗәле ярдәм итү өчен федераль депутатлар һәм сенаторлар профильле министрлыклар белән берлектә оештырылган «эшче төркем» кебек эш коралы булдырылган бердәнбер субъект», – дип басым ясады РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча төркем кураторы Айрат Фәррахов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисенең боерыгы белән министрлыклар каршында 17 төрле юнәлеш буенча эшче төркемнәр төзелде, 15 Дәүләт Думасы депутаты һәм 2 Россия Федерациясе сенаторы аларның җитәкчесе булып тора. Эшче төркем составына шулай ук Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә.  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Айрат Фәррахов әйтүенчә, эшче төркемнәрнең бурычы – Татарстан инициативаларын һәм проектларын федераль дәрәҗәдә алга этәрү. "Без бюджетны кабул иткәндә, төбәкнең нинди мәсьәләләрен федераль дәрәҗәдә хәл итү мөмкинлеген, нинди фельдшер-акушерлык пунктларын, нинди дарулар кирәклеген һ.б. шунда ук хәл итәргә тиешбез, – дип ассызыклады Айрат Фәррахов, –  моннан тыш, без даими парламент контролен алып барабыз".

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов билгеләп үткәнчә, 13 нче эшче төркем Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында оештырылган һәм сәламәтлек саклау, фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча күзәтчелек итә.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, быел Татарстанда федераль һәм республика бюджеты акчалары катнашында 90га якын объект төзү, 110дан артык объектны капиталь ремонтлау, шул исәптән ФАПлар төзү һәм ремонтлау планлаштырыла. "Наказларны үтәү кысаларында 2024 елда Казанның «Салават Күпере» торак комплексында поликлиника, Казан шәһәренең Борисоглебское торак массивында гомуми практика табибы үзәген, Түбән Кама шәһәренең 49 микрорайонында балалар поликлиникасын төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Бүген эшче төркем утырышында объектлар төзүгә дәүләт контрактлары һәм сатып алулар буенча контрактлар төзү, сәламәтлек саклау тармагы буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү, дәүләт ярдәме чараларын алу, сайлаучыларның наказларын үтәү мәсьәләләре каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International