Дәүләт Советында махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләштеләр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе, 19:58

Бүген Дәүләт Советында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев катнашты.

Ярослав Нилов эш сәфәре белән Казанда. Иртәгә Дәүләт Думасы депутаты Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев белән берлектә Менделеевск муниципаль районына барачак, анда социаль һәм мәдәни объектлар эше белән танышачак. Моннан тыш, район мәктәпләренең берсендә «Парламентаризм дәресе» һәм «Батырлык дәресе» кысаларында укучылар белән очрашу планлаштырылган. 

Очрашуны ачып, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Ярослав Ниловка федераль парламентның профильле комитеты белән тыгыз хезмәттәшлек иткәне, шулай ук республикага һәрьяклап кызыксынганы өчен рәхмәт белдерде.

Ярослав Нилов, үз чиратында, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре ил җитәкчелегенең даими контролендә булуын билгеләп үтте. РФ Президенты инаугурациясеннән соң ил Хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру процедурасы узачак. "Без бу процедурага әзерләнәбез, шулай ук яңа хөкүмәт адресына җибәреләчәк мәсьәләләрне җыябыз, яңа состав парламент һәм төбәкләр белән берлектә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген аңлар өчен, – дип ассызыклады Ярослав Нилов. – Мохтаҗ гражданнарга, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, инвалидларга һәм сугыш ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә барлык төбәкләр өчен дә актуаль. Һәм аларның күбесе бертөрле: кайвакыт түләүләрне тоткарлыйлар, кайвакыт сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгын бирмиләр, кайвакыт ташламалар исәпләнми. Аларны хәл итү өстендә эшләячәкбез".

"Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм чаралары нәтиҗәле булырга тиеш,  – дип саный Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, – Моннан тыш, муниципаль, региональ һәм федераль дәрәҗәдә әлеге чараларны тагын нинди юнәлештә яхшырта һәм киңәйтә алуыбызны карарга кирәк. Безнең бурыч – барлык ярдәм чараларын кешеләргә барып җитәрлек  итү, шулай ук федераль үзәккә халыктан килгән сорауларны һәм тәкъдимнәрне тапшыру».

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова һәм «ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Ангелина Галимова катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International