«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме икенче кварталга эш планын раслады

2024 елның 19 апреле, җомга, 09:39

Бүген Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советының илле өченче утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Парламентарийлар төркемнең агымдагы елның II кварталына эш планын тикшерделәр һәм расладылар. Утырышны «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Икенче кварталга эш планын тәкъдим итеп, «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова  «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме белән берлектә июль аенда "Татарстан Республикасын фәнни-технологик яктан үстерү өчен фәнни, инженер һәм эшкуар кадрларны тотрыклы әзерләүнең тулы системасын булдыру, аларны җәлеп итү һәм үстерү" темасына түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла", –  дип белдерде.

Җыелышта башка сораулар да каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International