Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы ачылды

2024 елның 19 апреле, җомга, 10:19

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән биш республика законы һәм алты федераль закон проекты.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә, һичшиксез, 2023 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап булачак. Документ парламентка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлар утырышларында каралды. Дәүләт Советы утырышында әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

Утырышта беренче укылышта шулай ук муниципаль хезмәт, дәүләт милкен хосусыйлаштыру, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне оештыру, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында биш закон проекты каралачак.

Парламентта закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында профильле комитетларның хисапларын тапшыру тәмамлана. Илле өченче утырышта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты эше турында хисап тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән комитет рәисе Леонид Якунин чыгыш ясаячак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының илле өченче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 26 сораудан тора:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап.

3. Сөләйманов Рәис Әхтәм улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты  вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составындагы үзгәреш турында.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисен сайлау турында.

6. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 341 статьясына үзгәреш кертү хакында» 543-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 542-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында   (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 535-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 21 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 545-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 544-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында» 546-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 547-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының 2019 елның сентябреннән 2024 елның мартына кадәрге эше турында хисап.

14. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең кайбер башка закон актларына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук Россия Федерациясе аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчен югалтуын тану хакында» Федераль законның 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 577665-8 номерлы федераль закон проекты хакында (салым сәясәтенең төп юнәлешләре аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә).

15. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 566208-8 номерлы федераль закон проекты хакында (счет туктатылып торганда казна учреждениеләре һәм казначылык аша эшли торган катнашучылар файдалана алырлык операцияләр исемлеген киңәйтү өлешендә).

16. «Россия Федерациясендә товарлар турында мәгълүмат агрегаторларының сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы хакында һәм  «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 568223-8 номерлы федераль закон проекты турында (товарлар турында мәгълүмат агрегаторлары эшчәнлеген хокукый җайга салуны кертү өлешендә).

17. «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 504175-8 номерлы федераль закон проекты турында (дус булган чит дәүләтләр территориясендә күрсәтелә торган хезмәтләрдән туристлар өчен продукт булдыручы туроператорлар статусын төгәлләштерү өлешендә, шулай ук туроператорларның җаваплылыгын финанс белән тәэмин итү күләме өлешендә).

18. «Нәселле терлекчелек турында» Федераль законның 13 статьясына һәм «Нәселле терлекчелек турында» 2023 елның 4 августындагы 454-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 580773-8 номерлы федераль закон проекты хакында (нәселле терлекчелек өлкәсендә җайга салуны камилләштерү өлешендә).

19. «Дарулар әйләнеше турында» Федераль законның 522 статьясындагы 3 өлешенең гамәлдә булуын туктатып тору хакында» 555529-8 номерлы федераль закон проекты турында (дарулар әйләнешен җайга салу өлешендә).

20. Россия Федерациясе территориясендә массакүләм мәдәният, тамаша чараларын оештыру һәм үткәрү иминлеген тәэмин итү тәртибен регламентлаштыра торган Россия Федерациясе хокукый актларын эшләү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Удмурт Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате турында.

21. Күпфункцияле мәдәни үзәкләрнең, мәдәни үсеш үзәкләренең һәм мәдәният, ял итү учреждениеләренең структур бүлекчәләре булган китапханәләрнең һәм музейларның федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча сайлап алуларда катнашуы мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Мәдәният министры О.Б. Любимовага Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате турында.

22. «Россия Федерациясе Торак кодексының 171 һәм 182 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 571379-8 номерлы федераль закон проекты хакында (күпфатирлы йортлардагы торак урыннары милекчеләренә капиталь ремонтка кертемнәрне түләү өчен түләү документларын китерү ысулларын камилләштерү өлешендә).

23. «Ерак Төньяк районнарыннан һәм шуларга тиңләштерелгән җирләрдән китүче гражданнарга торак субсидияләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 596414-8 номерлы федераль закон проекты хакында (гражданнарга дәүләт торак сертификатларын бирүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә).

24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 8.3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»
571370-8 номерлы федераль закон проекты турында (пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен административ җәзаны көчәйтү максатларында, шулай ук шундый административ хокук бозуны кабат кылган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

25. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 576873-8 номерлы федераль закон проекты турында (территориаль оборона өлкәсендә таләпләрне бозган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

26. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылган затлар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.   

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International