Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары салым бурычы булган очракта да социаль ярдәм алачак

2024 елның 19 апреле, җомга, 14:11

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, салым бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары алачак. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү үзенчәлекләре турындагы закон проекты депутатлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

"Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучы затларның, аларның әти-әниләренең, тормыш иптәшләренең, балигъ булмаган балаларының салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары күрсәтә»,  – дип белдерде республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм яклау министры Эльмира Зарипова. Ул шулай ук закон проектының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәме күрсәтү өчен эшләнгәнлеген билгеләп үтте.

Закон белән 2024 елның 31 декабренә кадәрге чорга Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче, ирекле формированиедә булу турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр арасыннан булган затларга, аларның ата-аналарына, иренә яисә хатынына,  балигъ булмаган балаларына  салым түләү,  Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына җыемнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары күрсәтү карала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International