Халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

2024 елның 19 апреле, җомга, 15:06

Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 21 статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты федераль законнардагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә республиканың норматив хокукый базасын үстерү максатларында эшләнгән.

Федераль закон белән кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү чаралары көндәлек  эшчәнлек режимында да, югары әзерлек режимында да үткәрелә.

Моннан тыш, Федераль законда, югары әзерлек режимы вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәгәндә, булган матди ресурслар резервларыннан файдалану мөмкинлеген билгеләү каралган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International