Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2024» кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2024 елның 23 апреле, сишәмбе, 14:56

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2024» кысаларында узган балалар рәсемнәре, сочинениеләре һәм эсселары, мәктәп проектлары һәм видеороликлары буенча республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Бүген без, традиция буенча, парламент дәресе кысаларында уздырыла торган республика бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтлибез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасын ачып. – Проект кысаларында барлык дәрәҗәдәге педагоглар, укучылар һәм депутатларның рәсми булмаган аралашуы бик урынлы булып чыкты. Мондый очрашулар югары сәяси-хокукый культура һәм укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә».

Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, быел Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган «Киләчәкне сайлыйбыз» парламент дәресе темасы илебездә һәм республикада яңа электораль циклның башлануы белән бәйле.  Быелның мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узды, ә инде сентябрь аенда татарстанлыларга җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк. «Быел парламент дәресе 16 нчы тапкыр узды, аның төп үзенчәлеге – яшьләрнең игътибарын республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, безнең республикада яшь буынның гармонияле үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. «Татарстан – күп тармаклы икътисадлы төбәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, – биредә дәүләт программалары һәм илкүләм проектлар уңышлы тормышка ашырыла, алар күбесенчә шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның йөзен үзгәртә. Безнең республикада шундый талантлы һәм уңышка ирешүчән  балалар тәрбияләүче күркәм гаиләләр яшәве бик тә куанычлы».

Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елгы Парламент дәресен оештыручыларга һәм анда катнашучыларга, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, укытучыларга, республика парламенты депутатларына проектка зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Мин быел, һәрвакыттагыча, республиканың барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресе югары дәрәҗәдә узганына бик шатмын. Моның артында зур эш тора. Парламент дәресе үсеп килүче буынны зур тормышка әзерләүгә һәм тәрбияләүгә зур өлеш кертә дип ышанам», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны, дәресләрнең методик эшләнмәләре һәм дәрестән тыш чаралар авторларын  бүләкләде, аларга ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

«Яшьләр һәм сайлаулар» видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. «Быел парламент дәресе темасы «Киләчәкне сайлыйбыз» дип атала. Чыннан да, яшь буын үз киләчәген сайлый, ә остазлар аларга дәресләр, конкурслар үткәреп, балаларны укыту-тәрбия процессына җәлеп итеп ярдәм итәләр», – дип ассызыклады министр.

Тантананың мактаулы кунагы – Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков барысына да уңышлар, иминлек һәм күкләребезнең аяз булуын теләде. «Сезнең бурыч – алдагы буыннар тәҗрибәсен үзләштерү, бу казанышларны арттыру һәм  үзегездән соң киләчәк буыннарга  тапшыру», – диде Рәсим Баксиков мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп.  

Иң яшь катнашучыларга, «Минем гаиләм сайлый» балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләргә бүләкләрне Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе җитәкчесе Римма Ратникова тапшырды. «2009 елда дәресләр үткәрә башлагач, без балаларда, укытучыларда, шулай ук депутатларның үзләрендә дә бу проектка ихтыяҗын күрдек. Без мондый дәресләренең балаларыбызның аңын формалаштыруда мөһим роль уйнавын аңладык»,  – дип билгеләп үтте Римма Ратникова.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, 5-6 сыйныфлар арасында «Сайлау әлифбасы» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырып, балаларга актив булырга, иҗтимагый оешмалар, берләшмәләр һәм проектлар эшендә катнашырга теләде.

«Парламент дәресе – 2024» кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай ук Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашты.  

Чара кысаларында шулай ук балалар рәсемнәре күргәзмәсе узды, аның экспозициясендә «Минем гаиләм сайлый» номинациясендә җиңүчеләрнең эшләре тәкъдим ителде.

Парламент дәресе Дәүләт Советының, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культура һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. 2009 нчы  елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел парламент дәресе инде уналтынчы тапкыр узды. «Киләчәкне сайлыйбыз» парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5 февральдән 17 февральгә кадәр оештырылды. Традицион рәвештә парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы узды. Быел ул тугыз номинациядә узды.

Рәсемнәр, иншалар, эсселар, видеороликлар һәм мәктәп проектлары конкурсларының республика этабында республиканың гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныфларында укучы 312 укучы катнашты, 60тан артык педагог конкурска дәресләрнең һәм дәрестән тыш чараларның методик эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International