Спас районында "Бердәм Россия көне" уздырылды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе, 15:30

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Спас районында булды. Анда ул "Бердәм Россия көне" дигән партия проекты чараларында катнашты, Болгар шәһәрендәге үзәк район хастаханәсендә булды, Спас тармак технологияләре техникумы студентлары һәм укытучылары белән аралашты. Проект кысаларында шулай ук "Абилимпикс 2024" төбәк чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү, гаилә тормышы юбилярларын котлау һәм партиянең җирле бүлеге активы белән очрашу булды.

Парламент башлыгының эш сәфәре капиталь ремонттан соң ачылган Спас үзәк район хастаханәсенең кабул итү  һәм диагностика бүлегеннән башланды. «ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында хастаханәдә шулай ук патологоанатомия корпусы һәм стоматология бүлеге ремонтланган, рентген компьютер томографиясе кабинеты ачылган, хастаханәнең территориясе төзекләндерелгән. Спасс үзәк район хастаханәсе - республиканың иң борынгы дәвалау учреждениеләренең берсе, аңа 194 ел тула.

Бүген биредәге «Олимп» спорт комплексында мәктәп командалары арасында волейбол буенча «Бердәм Россия» Кубогына ярышлар булды. Турнир Болгарның 1 һәм 2 нче мәктәпләре, Никольск мәктәбе һәм Спас тармак технологияләре техникумы җыелма командалары арасында узды. Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин уенчыларны сәламләде, җиңүчеләргә Кубокны тапшырды.

Спас тармак технологияләре техникумында Фәрит Мөхәммәтшин «Абилимпикс 2024» региональ чемпионаты җиңүчеләрен котлады. Җиңүчеләр арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернатында тәрбияләнүче биш кеше бар, алар «Клининг» компетенциясендә иң яхшылар булдылар. Призерларга медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов Галәветдиновлар һәм Натфуллиннар гаиләләрен никахларының 55 еллыгы, Высокинскийлар һәм Любимовлар гаиләләрен бергә яшәүләренең 25 еллыгы белән котладылар. "Безнең күпмилләтле Татарстанда сез гаилә кыйммәтләрен саклаучылар, үз балаларыгыз өчен, шулай ук башка барлык яшь гаиләләр өчен үрнәк булып торасыз, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, - чөнки гаилә – теләсә кайсы җәмгыятьнең нигезе".

Шулай ук Спас районында «Бердәм Россия» көне кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар йөк җибәрүдә катнашты. Йөк Советлар Союзы һәм Россия Геройлары Борис Кузнецов, Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов исемнәрен йөртүче Татарстан батальоннарына җибәреләчәк. Хәрбиләр соравы буенча гуманитар йөк составына радиоэлектрон көрәш һәм дроннарны идарә итү сигналларын басу чаралары, маскировка челтәрләре, кораллар, медикаментлар, сугышчыларга адреслы посылкалар һәм башка күп нәрсәләр керә.

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы мәдәният йортында партия активы һәм депутатлар корпусы белән очрашты.

Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында район 24нче урында тора. Районның тотрыклы үсешенә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ярдәм итә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 1 млрд 728 млн сум тәшкил иткән. Район икътисадының иң мөһим тармакларының берсе - агросәнәгать комплексы. Узган елда 145 мең тонна ашлк җыеп алынган. Республика районнары арасында Спас районы ашлык җыю буенча 4нче, уңышлылык буенча 6нчы урында тора. Туризм турында сөйләгәндә, Фәргать Мөхәммәтов ел йомгаклары буенча районга 870 мең турист һәм кунак килгәнлеген билгеләп үтте. 

Фәрит Мөхәммәтшин, авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие, хуҗалык һәм район оешмалары җитәкчеләренә, депутатларга һәм партия активистларына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, районның киләчәктә дә республика һәм партия программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашачагына ышаныч белдерде.

 "Бердәм Россия көннәре"н муниципаль районнарда үткәрү инде яхшы традициягә әверелде, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Мондый очрашуларның максаты - кешеләр белән мөмкин кадәр күбрәк аралашу, хәзерге бурычлар һәм проблемалар турында фикер алышу, аларның теләкләрен ишетү".

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы халкына Россия Президентын сайлауда актив гражданлык позиция күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук быел сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачагын искә төшерде. "Безгә депутатлар корпусының яңа составын формалаштырырга кирәк, минемчә, «Бердәм Россия көннәре» кебек халык белән аралашу форматы, ә һәр район аларны үткәрүгә җаваплы карый, гомуми мәсьәләләрне актив хәл итәргә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады парламент башлыгы. – Безнең мәйданчыкларда район халкына кагылышлы актуаль проблемалар күтәрелүенә мин бик рәхмәтле. Татарстан күп тармаклар буенча социаль-икътисади күрсәткечләрне саклап кала алды. Барлык районнарның да тырыш халкы Татарстанның уңышлы үсешенә үз өлешен кертә».

«Бердәм Россия» көне кысаларында Спас районында мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм туризм, спорт, патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча 12 мәйданчык эшләде. Шулай ук Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары гражданнарны кабул итте, ә РКХ табиблары медицина тикшерүләре үткәрделәр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар оештырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International