Республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2024 елның 26 апреле, җомга, 11:12

Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бәйрәм чараларын, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салу церемониясе белән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.

Тукай скверында узган бәйрәм митингында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Людмила Рыбакова, Римма Ратникова, Ркаил Зәйдуллин, Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты,.

Бүген Казан Кремленең Губернатор сараенда Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы булачак.

Аннары татар шагыйре һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачак, ә бәйрәм чаралары Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда гала-концерт белән тәмамланачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International