Россия закон чыгаручылар советы: игътибар үзәгендә - балалы гаиләләргә ярдәм итү, туризмны һәм территорияләрне комплекслы үстерү

2024 елның 26 апреле, җомга, 13:33

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы, халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы һәм аның Президиумы эшендә катнашты. Әлеге чаралар бүген  Санкт-Петербургның Таврия сараенда узды. Традиция буенча, 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне алдыннан федераль һәм төбәк парламентарийлары белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин очраша.

Совет утырышында парламентчылар билгеләп үткәнчә, җир мөнәсәбәтләрен үстерүдә төп проблемалар – җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү алымнарының камил булмавы, билгеләнеше буенча файдаланмау сәбәпле, туфракның начараюы. Чарада төбәкләрнең җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кире кайтару һәм ташландык җирләрне үзләштерүче намуслы фермерларга ярдәм итү тәҗрибәсен гомумиләштерү тәкъдим ителде. Туристлык тармагына килгәндә, гаилә туризмы өчен инфраструктураны үстерү, шулай ук балалы гаиләләргә маршрутлар эшләү аерым игътибар үзәгенә алынды.

Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе турында утырыштан соң да сөйләштеләр. «Татарстан туризмны үстерү өлкәсендә бик зур адымнар ясый, – диде Думаның Контроль комитеты рәисе Олег Морозов журналистлар белән әңгәмәсендә. – Хәзерге вакытта автомобиль һәм гаилә туризмын гамәлгә кертү, кемпинглар төзү, республикада туристлар өчен кызыклы булган почмакларны шушы өлкәгә тартып китерү мөһим».

Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев та Татарстанга мәхәббәтен белдереп үтте. «Татарстанга барырга яратам, чөнки анда зур халыкара чаралар һәрвакыт бик югары дәрәҗәдә оештырыла, – диде ул. – Татарстан – төрле яктан бик тиз үсүче төбәк. Яшәү өчен дә, туристлар өчен гаять уңайлы урын».

Фәрит Мөхәммәтшин, Закон чыгаручылар советы президиумы утырышына йомгак ясап, көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең әһәмиятле булуын басым ясап әйтте. Парламент башлыгы республиканың уңдырышлы җирләрдә эшләүче предприятиеләр белән хезмәттәшлеге өлкәсендәге тәҗрибәсенең чиктән тыш мөһимлеген искәртте. «Биредә сүз нефтьчеләр турында бара. Алар, кирәкле эшләрне башкарганнан соң, җирләрне тәртипкә китермичә калмый: агачлар утыртып, туфракны судан һәм җилдән ашалудан саклый», – диде парламент Рәисе.

Закон чыгаручылар советы утырышында исә Президентның Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыру кысасында балалы гаиләләргә ярдәм итү, балалар туу күрсәткечен яхшырту мәсьәләләре каралды. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко төбәкләрне күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү чараларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын, халыкның алар турында белү-белмәвен анализларга, бу өлкәдәге төбәк законнарын федераль законнарга туры китерергә чакырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International