Валентина Матвиенко Татарстан парламентарийларын Россия парламентаризмы көне белән котлый

2024 елның 27 апреле, шимбә, 09:08

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы килде. Федераль парламентның югары палатасы башлыгы татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлый.

"Бу бәйрәм Россия Федерациясе сенаторларын, Дәүләт Думасы һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларын Ватанга хезмәт итү, аның көчле, суверен һәм имин держава буларак чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләү омтылышында берләштерә, – диелә телеграммада. – Без бергәләп Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен тормышка ашыру һәм норматив хокукый базаны камилләштерү өстендә эшлибез, илнең дәүләт суверенитетын һәм оборона сәләтен ныгытуга, Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә үз өлешебезне кертәбез. Россия парламентаризмы системасында үз төбәкләре халкы белән даими турыдан-туры элемтәдә булган, аларның көнүзәк проблемаларын яхшы белгән, шуның нәтиҗәсендә  гражданнар тарафыннан куелган сорауларга вакытында һәм кирәкле карарлар кабул иткән төбәк закон чыгаручыларына аерым роль бирелгән".

Федерация Советы һәм төбәк парламентлары арасында, шул исәптән Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы мәйданчыгында барлыкка килгән конструктив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне югары бәяләп, Валентина Матвиенко Ватан хакына уңышлар һәм яңа казанышлар теләгән. "Бергә-бергә без ил алдында торган бурычларны хәл итүгә ирешә алачагыбызга һәм Россиянең күп еллар дәвамында ышанычлы үсешен тәэмин итә алачагыбызга ышанам", – диелә телеграммада.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International