«Наташа» хосписы территориясендә агач утырттылар

2024 елның 28 апреле, якшәмбе, 15:55

Бүген казанлылар яңа ачылган хоспис территориясендә 300дән артык куак һәм 200 җиләк-җимеш агачы утырттылар.

Экологик акциядә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, волонтерлар, шәһәр халкы катнашты. Үсентеләрне  Казанның хәйрияче бизнесменнары бирде.

"Бу әле эшнең башы гына, хоспис территориясен төзекләндерү планнары зурдан. Учреждениенең тулы көченә эшләве өчен якынча бер ел кирәк булачак, – диде Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү хәйрия фонды җитәкчесе, Казанда ике хоспис төзүче Владимир Вавилов, – республиканың көньяк-көнчыгышында һәм төньяк-көнчыгышында яшәүчеләр дә хосписларга мохтаҗ. Безнең планда – әлеге  районнарда мондый учреждениеләр ачу".

Исегезгә төшерәбез, февральдә «Наташа» хосписын видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин ачты. "Авыртуларсыз йорт" табиблар ярдәм итә алмаган 80 кешене кабул итәргә әзер. Монда онкология авырулары һәм башка авыр патологияләре булган өлкән яшьтәге авыруларны урнаштыралар. Махсус операциядә катнашучылар өчен аерым бүлек булдырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International