Казан Кремлендә волейбол буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе, 16:27

Бүген Казан Кремлендә 2023-2024 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионнарын  – «Зенит - Казан» ирләр волейбол клубын һәм «Динамо - Ак Барс» хатын - кызлар волейбол командасын хөрмәтләделәр. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе, «Динамо» оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

Казанның «Динамо - Ак Барс» волейболчылары 29 апрельдә финалда Калининградның «Локомотив» командасын җиңеп, 7 нче тапкыр Россия чемпионатының алтын медален яуладылар. Ә инде икенче көнне, 30 апрельдә, «Зенит - Казан» уенчылары 12 нче тапкыр ил чемпионы булдылар, финал сериясендә Мәскәүнең «Динамо» командасын җиңделәр. Соңгы тапкыр Казанның ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары бер үк вакытта 2015 елда Россия чемпионатында җиңү яулаган иде.

Алексей Песошин волейбол командаларын ил беренчелегендә ышанычлы җиңүләре белән котлады. "Чемпионат дәвамында сез якты һәм компромиссыз уен, югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм уңышларга чын күңелдән шатландык», – диде ул.

Татарстан Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Казанны зур ышаныч Россиянең волейбол башкаласы дип белән атарга мөмкин. "Бүген волейбол – иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе. Сезнең җиңүләрегез һәм казанышларыгыз нәтиҗәсендә Татарстанда волейбол алга таба үсешкә этәргеч ала, популярлаша бара», –дип басым ясады Алексей Песошин. Ул шулай ук командалар җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар составына, республиканың волейбол федерациясенә һәм клубларның спонсорларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Зенит - Казан» һәм «Динамо - Ак Барс» командалары уенчыларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәте белдерелде. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең җавап сүзендә Россия чемпионатының алтын медале күп санлы кешеләрнең: тренерларның, спортчыларның, персоналның зур хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклады. "Бүген без Татарстанның иң якты спорт сәхифәләренең берсенә шаһит булдык, безнең ике волейбол командасы, хатын - кызлар һәм ир - атлар, алтын призерлар, Россия чемпионнары булдылар, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – бүген илдә спорт актив үсеш ала, көндәшлек итү кыенлаша бара. Ләкин Татарстан Рәисенең, республика Хөкүмәтенең һәм иганәчеләребезнең ярдәме белән без алга таба да лидерлар сафында булачакбыз".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International