Дәүләт Советы депутатлары «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар

2024 елның 4 мае, шимбә, 13:11

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Казанда Нокса елгасы  янындагы урман паркы территориясендә өч йөзгә якын агач утыртылды.

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бөтен ил буенча 27 миллионга якын агач утыртылачак,  бу зур патриотик әһәмияткә ия, – дип белдерде Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова. – Бөтен республика буенча 1,5 миллионга якын агач утырту планлаштырыла».

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев акцияне оештыручыларга, аерым алганда, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына мондый чаралар үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Зур шәһәрләрдә һәм мегаполисларда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган тискәре факторлар шактый күп, ә яшеллекләр шәһәр халкына мондый проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Таһир Һадиев. – Бу акциядә шәһәр халкы, республика ведомстволары хезмәткәрләре, волонтерлар катнашуы зур әһәмияткә ия:  беренчедән, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген саклау, икенчедән, экологиягә ярдәм итү мөһим».

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә бөтен ил буенча 27 миллион агач утыртылачак. Шулай итеп, республикада кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугыш геройлары хөрмәтенә «Яшел һәйкәлләр» барлыкка киләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International