Дәүләт Советы депутатлары «Минем герой – минем гаиләм» патриотик акциясен хуплады

2024 елның 6 мае, дүшәмбе, 11:03

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Минем герой – минем гаиләм» патриотик акциясе уза. Акция кысаларында республика халкы сугыш елларының үз гаиләләренең геройлары турындагы тарихлары белән уртаклаша. Татарстанлыларның истәлекләре республика, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль медиада бастырыла. Акция популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары да катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова «Татар-информ» га фронтта сугышкан бабаларының батырлыклары турында сөйләде.

 «Безнең гаиләдә әни ягыннан да, әти ягыннан да Бөек Ватан сугышында катнашучылар бар», - диде ул. Парламентарий билгеләп үткәнчә, аның әнисе ягыннан Сабирҗан бабасы сугышкан, ул беренче көннәрдә үк фронтка киткән һәм Смоленск янында хәбәрсез югалган.

«Смоленск өлкәсендә коточкыч бәрелеш була, анда фашистлар зур көчләр җибәрә… Әлбәттә, бүгенге көнгә кадәр бабай турында мәгълүмат таба алмадык… Ул безнең өчен герой, Шөгер районында (хәзерге Лениногорск) мәктәп директоры була», - дип сөйләде Римма Ратникова.

Аның әтисе ягыннан олы абыйсы Гомәр сугышта катнашкан. Ул фронтка яшь килеш китә һәм гаилә корырга өлгерми. «1943-1944 елларда Псков-Ленинград юнәлешендә батырларча сугыша. Без, архивлар ачыла башлагач, аны бүләкләү документларын таптык. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, беренчеләрдән булып дошман окобына бәреп кергән, берничә фашистны юк иткән. Аннары ул тагын бер батырлык эшләгән һәм өченче дәрәҗә Дан орденына лаек булган, ләкин кызганычка, бу бүләк аңа тапшырылмаган», - диде Римма Ратникова.

Аның әйтүенчә, сугышта һәлак булган геройның туганнары күптән түгел бу документларны тапкан. «Безгә бу бүләкне тапшырсыннар өчен ул таныклыкны табарга тырышачакбыз. Минемчә, бу яшь буын - безнең балалар һәм алардан  туган балалар өчен бик мөһим», – диде  Римма Ратникова.

Шулай ук әтисе ягыннан Минхәер бабай да сугышкан. Ул сугыштан исән-сау кайта һәм 1967 елда вафат була.

"Минем Герой - минем гаиләм» патриотик флешмобка Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев кушылды. Ул «Татар-информ»га Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан бабасы һәм әтисе турында сөйләде.

«Минем бабай Юныс Сафин Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Ул - Георгий хачы кавалеры, мин бабам белән бик горурланам. Әти Галимҗан Һадиев та сугышта булган, ул гвардиянең өлкән сержанты була, аңа «Батырлык өчен» медале бирелгән. Әнием яшь чагында колхозда эшләде, аны тылда фидакарь хезмәт өчен бүләкләделәр», - диде ул.

Таһир Һадиевның күп кенә туганнары сугыш елларында тылда эшләгән, «алар булдыра алганча Җиңү көнен якынайткан». Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнар да бар.

«Җиңү көне - безнең гаилә өчен мөһим бәйрәм. Без һәрвакыт җыелабыз, туганнарны искә алабыз, әти һәм бабабыз белән горурланабыз. Без - җиңүчеләрнең балалары һәм оныклары», - дип йомгаклады сүзен Таһир Һадиев.

«Минем герой — минем гаиләм» акциясенә шулай ук Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов та кушылды. Ул үзенең бабасы –  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Атласов турында сөйләде.

Михаил Атласовка 31 яшь булганда, ул 1941 елның июлендә Яңа Чаллы РВК тарафыннан фронтка чакырыла. 1943 елда сугышчы Кызыл Йолдыз орденына сугыш кырыннан 47 яраланган сугышчыны һәм командирларны алып чыккан өчен, шулай ук 12 яраланган сугышчыга ярдәм күрсәткән өчен тәкъдим ителә. Сугышлар Смоленск өлкәсенең Отря авылы тирәсендә була.

Зәй районы Федоровка авылында Бөек Ватан сугышы сугышчыларына мемориал урнаштырылган. Анда Михаил Атласовның фотосын да күрергә мөмкин. Ветеран 1984 елда вафат була.

"Аларга тиңләшергә, алар белән горурланырга һәм киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтергә кирәк! Аталарыбызның, бабаларыбызның батырлыгы үлемсез! Алар безнең бөек Ватаныбызның чын геройлары һәм патриотлары! дип билгеләп үтте Николай Атласов.

«Минем герой – минем гаиләм» акциясендә һәркем катнаша ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә үз туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга (фронтовикларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә) багышланган пост бастырып чыгарырга кирәк. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булырга тиеш.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International