Фәрит Мөхәммәтшин «Минем Герой - минем гаилә» акциясенә кушылды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе, 14:05

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Минем Герой - минем гаилә» акциясенә кушылды һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әтисе турында сөйләде.

- Бүген мин безнең героебыз, 1942 елның маеннан Җиңү көненә кадәр элемтә полкында сугышкан әтием Хәйрулла Динкәй улы турында сөйләргә телим. Фронттан ул күп кенә хәрби бүләкләр белән кайта, ләкин аның өчен «Хәрби казанышлары өчен» медале аеруча кадерле иде. Безнең гаиләдә әтинең фронттан кайткан блокноты саклана. Дуңгыз тиресеннән ясалган кара тышлы бу кечкенә генә китапчык күп кенә сугыш вакыйгаларына шаһит, әмма ул безгә әтиемнең биографиясендәге иң драматик эпизодларның берсе белән бәйле булганга күрә аеруча кадерле», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

1943 елның җәендә безнең хәрбиләр озак кына Миус елгасында фашистларның оборонасын җимерә алмаганнар. Авыр сугышлар барышында дошман тарафыннан чолгап алынган полкның икенче батальон белән телефон элемтәсе өзелә. Бер телефончыны  артыннан икенчесен җибәрәләр, ләкин аларның берсе дә кире кайтмый.

Хәйрулла Динкәй улына элемтәне торгызырга дигән хәрби бурыч йөкләнә. Ул вакытта элемтә гади чыбыктан гыйбарәт булып, өзелгән урынна табар өчен бөтен ут сызыгы буйлап барырга кирәк була. Тирә-якта миналар һәм снарядлар шартлый, пехота баш күтәрә алмый, ә телефончы, бернәрсәгә дә карамастан, бу җәһәннәмгә кереп китә.

"Бу могҗиза, әти хәрби бурычын үтәп исән-сау кайта. Ул юлында  немец мәетенә тап була һәм аның сугыш дәвамында йөрткән  кечкенә дәфтәрен  алып кайта. Командирование дәфтәрне карап-тикшереп чыкканнан соң аны әтигә калдыра», – дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе.

Сугыш дәвамында сугышта һәлак булган дошманның блокноты фронт парторгы Хәйрулла Мөхәммәтшинның алыштыргысыз ярдәмчесе була. Монда ул үз планнарын, дошманны ничек җиңәргә дигән идеяләрен язып бара, булган хәлләрне тасвирлый.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Җиңү көне һәркем өчен аерым бәйрәм булуын ассызыклады. 79 ел элек илебезнең чиксез киңлекләрендә күптән көтелгән  «Җиңү!» сүзе яңгырый. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылган. Барлык гаиләләрнең дә үз геройлары бар, һәм аларның батырлыгы турында истәлекләр балаларга һәм оныкларга тапшырыла.

«Еллар узу белән мин сугыш турында «тере» хәтерне саклауның мөһимлеге турында ешрак уйлыйм. Ветераннар белән аралашыгыз, аларның истәлекләрен языгыз! Кешелек тарихындагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш турында тарихи хакыйкатьне буыннан-буынга җиткерегез. Минемчә, бу бәйрәмнең төп асылы», – диде ул.

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Минем Героем – минем гаиләм» патриотик акциясе уза. Акция кысаларында республика халкы сугыш елларының үз гаиләләренең геройлары турындагы тарихлары белән уртаклаша. Татарстанлыларның истәлекләре республика, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль медиада бастырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International