Дәүләт Советында «Иңгә-иң куеп» проекты фотокүргәзмәсе ачылды

2024 елның 7 мае, сишәмбе, 14:54

Бүген Дәүләт Советында «Иңгә-иң куеп» проекты кысаларында «Татарстаннан Россия геройлары турында реконструкторлар» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Проект илебез тарихының батырлык сәхифәләре  һәм Татарстанда туып үскән Россия Геройлары белән таныштыра. Күргәзмә экспозициясе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танышты.

Быел Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булган «Иңгә – иң куеп» проекты «Татарстаннан Россия Геройлары» күчмә күргәзмәләр сериясеннән, Брест крепостен саклаучы Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка багышланган Әлбәдэн Бөтенроссия фестивале һәм Казанда 1918 елда  булган гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Рождение несокрушимой и легендарной» фестивале фотосурәтләреннән тора. Проектның  авторы – ТР Фотографлар берлеге әгъзасы Евгений Кулешов.

"Без яшь  буынны, яшьләребезне шушы үрнәкләрдә тәрбияләргә тиешбез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – бу күргәзмәне республика шәһәрләрендә һәм районнарында мөмкин кадәр күбрәк кеше күрүе, якташларыбызның батырлыклары турында белүе мөһим".

Күргәзмә кысаларында Татарстанда туып үскән Россия геройларының 22 фотопортреты тәкъдим ителгән, аларның һәрберсенең батырлыгы турында кыскача мәгълүмат бирелгән. Тәкъдим ителгән фотогалереяда 1994 елдан алып безнең көннәргә кадәр төрле елларда батырлык күрсәткән  Россия геройларының портретлары урын алган. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова әйтүенчә, бу проект тирән символик мәгънәгә ия. "Әлеге проект безнең барыбыз өчен дә бик мөһим, бигрәк тә Җиңү көне алдыннан, – диде ул, – Бөек Ватан сугышында 700 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Бик күпләр, җиңүне якынайтып, тылда хезмәт куйганнар. Сугыш һәр гаиләгә кагылган. Без ул еллардагы батырлыклар турында хәтерне сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга, тарихыбызны сакларга тиешбез.

Людмила Рыбакова проект авторларына һәм оештыручыларга зур эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.  

Күргәзмәне ачуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин, парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты.

9 майда күргәзмә Меңьеллык мәйданында күрсәтеләчәк, аның белән теләгән һәркем таныша алачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International