Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе, 17:07

Татарстан чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган сигезенче Бөтендөнья ватандашлар конгрессының пленар утырышында белдерде. Парламент җитәкчесе әлеге вәкиллекле форум эшендә катнашучы Татарстан делегациясен җитәкли.

Быел конгресста дөньяның 100 иленнән 400 дән артык делегат, федераль һәм төбәк башкарма һәм закон чыгару органнары, эшлекле даирәләр һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Конгресс делегатларын Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада Казанда – уналтынчы БРИКС саммиты башкаласында 24 дәүләт һәм 6 төп халыкара оешма лидерлары – барлыгы дөньяның 36 иленнән 5 меңнән артык рәсми делегация әгъзасы җыелуын билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе  әйтүенчә, мондый чаралар ватандашлар белән багланышларны ныгытуга ярдәм итә. ТР Дәүләт Советы рәисе Россия Федерациясе җитәкчелегенә күрсәткән ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде.

Конгресс эшенә күчеп, Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән эшләүнең республика өчен һәрвакыт зур әһәмияткә ия булуын, әмма бүген тагын да мөһимрәк булуын билгеләп үтте. «Ватандашларыбызның ватаныбыз белән элемтәсен өзмәү, халыкларыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм  йолаларын  саклап калу – мөһим бурыч, һәм 175 милләт вәкиле яшәгән Татарстан бу нисбәттән бик актив эшли».   

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу эштә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы аерым урын алып тора. Татарстанда ватандашларны ирекле күчерү программасы актив гамәлгә ашырыла. Быелның 9 аенда гына да программада катнашу өчен 139 гариза кергән.

Парламент башлыгы эшлекле бергәлек кысаларында элемтәләрне ныгыту юнәлешен аерым билгеләп үтте. 2020 елда республиканың Координация советы структурасында ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем төзелгән. Гомумән алганда, Фәрит Мөхәммәтшин мондый багланышларга югары бәя бирде. «Бүген, безнең продукцияне сату базары санкцияләр тәэсирендә тарая барганда, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән багланышларны аеруча көчәйтергә кирәк», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Республикада мондый эш җайга салынган. Төп капиталга инвестицияләрнең җитди үсеше күзәтелә  – 22% тан артык. Инвестицияләр күләме 1 триллион сумнан артып китте.

Республикада ватандашлар белән эшләүдә төрле ысуллар  кулланыла, дип белдерде парламент җитәкчесе. Мәсәлән, милли Сабантуе – кешеләрне берләштерә торган зур бәйрәм. Быел Россиянең 47 төбәгендә – 118,  8 чит илдә 28 Сабантуй уздырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, тарихи хәтерне саклау буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, быел гына Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә Муса Җәлил бюсты һәм Бөек Ватан сугышы елларында Беларусь җирендә сугышкан Татарстанда туган кешеләргә истәлек тактасы ачылган (Беларусь Республикасының Брест шәһәрендәге гарнизон зиратында). "Чит илләрдә дә безнең кешеләр яши, һәм без алар белән элемтәләрне өзмибез. Бу Россия халкының үзенчәлеген, абруен саклауның мөһим өлеше", - дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Чыгышының азагында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясен үзенең тарихи ватаны дип санаучы, аның белән рухи, мәдәни, мәгълүмати һәм эшлекле элемтәләрне саклаучы күп миллионлы ватандашлар хәрәкәте вәкилләрен якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне - 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм белән котлады.

Йомгаклау пленар утырышында Россия ватандашларының Бөтендөнья координация советы рәисе Михаил Дроздов, РФ ФС Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Елена Афанасьева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе башлыгы Валентина Казакова, Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Кырым Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы Даими вәкиле Георгий Мурадов, Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Марков, Александр Солженицын исемендәге чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән элемтәләрне яңартып торучы мәдәният йорты директоры Виктор Москвин катнашты. Конгресс эше йомгаклары буенча ватандашлар белән алга таба күпкырлы эшнең нигезе булачак резолюция кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International