Вячеслав Володин: "Татарстан-үзенчәлекле регион, монда дөрес карарлар кабул ителә»

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе, 18:19

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе белән очрашты. Очрашу республика парламенты башлыгының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия парламентының түбән палатасында узды. Исегезгә төшерәбез, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларның VIII Бөтендөнья Конгрессы эшендә катнаша.

Вячеслав Володин һәм Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.  Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы Рәисенә Татарстан Дәүләт Советының кайбер закон тәкъдимнәрен тапшырды.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володинга 22-24 октябрьдә Казанда узган XVI БРИКС саммиты нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, саммитта 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты, форумда 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы булды. "Без мондый масштаблы чараларны уздырырга сәләтле булуыбызны тагын бер кат исбатладык", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, ул тагын бер тапкыр Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил җитәкчелегенә ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан-үзенчәлекле төбәк. Анда дөрес карарлар кабул ителә, - дип ассызыклады Вячеслав Володин, очрашуга йомгак ясап, - нәкъ менә шуңа күрә анда икътисад көчле һәм тормыш сыйфаты югары. Безнең өчен республиканың алга таба да үсүе бик мөһим, һәм моны эшләргә мөмкинлек бирә торган хокукый яссылыкны формалаштыру мөһим». 

Дәүләт Думасы Рәисе шулай ук Россия парламентының түбән палатасында Татарстан депутатлары эшен югары бәяләде. "Уңышлы эшлибез, коллегиаль рәвештә карарлар кабул итәбез, - дип билгеләп үтте ул.  – Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларны дисциплина, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек аерып тора, алар республика мәнфәгатьләрен генә түгел, ә тулаем илебез мәнфәгатьләрен дә яклыйлар».

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты. Очрашуда республиканың Дәүләт Советы тарафыннан Россия парламентының түбән палатасына җибәрелгән закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар. Хәзер Дәүләт Думасында 4 закон  төрле стадияләрдә карала. Бу Интернетта РФ субъектлары дәүләт символларына ихтирамсызлык белдерә торган мәгълүмат алуны чикләү турында федераль закон проекты, административ хокук бозулар турында кодекска аучылык кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны арттыру турында тәкъдим, җитештерү калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү проекты һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына чит илләрдә Россия мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән административ хокук бозулар кылган өчен административ җаваплылыкка тарту турында үзгәрешләр кертү.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International