Депутатлар округларда

2024 елның 6 декабре, җомга, 09:32

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты, батырлык дәресләрендә чыгыш ясады, алар шулай ук Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия акцияләрендә һәм чараларда катнаштылар. 

2-9 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операция зонасында командировкада.  Ул Луганск һәм Донецк халык республикаларында хәрби бурычларны үтәүче Донбасс иреклеләр берлегенең бүлекчәләрендә була. Депутат бүлекчәләргә куелган бурычларны үтәү өчен матди-техник кирәк-яраклар  тапшырды.

5 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Авиатөзелеш районы Казан җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев гражданнарны кабул итте. Депутатка махсус хәрби операциядә катнашкан инвалид мөрәҗәгать итте. Ул хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын һәм диагноз кую буенча хәрби табиб комиссиясе бәяләмәсен алуда, эшкә урнаштыру һәм торак белән ярдәм итүдә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларыга тиеш булган,  законнарда каралган түләүләрне алуда ярдәм сорады.

 

5 декабрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районында булды.  Сәфәр барышында ул гражданнарны кабул итте һәм инвалидлар декадасы кысаларында «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафонында катнашты.

 

5 декабрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында депутатлар Рамил Әхмәтов һәм Ольга Воронова махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылгын хәйрия концерты тамашачылары булдылар. Алар үз чыгышларында сугышчыларның гаилә әгъзаларына теләктәшлек белдерделәр, активистларны гуманитар ярдәм җыюга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

5 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов махсус хәрби операция зонасына чираттагы сәфәреннән кайтты. Ул сугышчыларга 4 мотоцикл, зур күләмдә медикаментлар, шулай ук тәм-томнар тапшырды.

5 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц «Балалар спорты» проекты кысаларында уза торган «Спортта минем тарихым» республика әдәби конкурсының район этабында катнашучыларны сәламләде. Депутат җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр, ә катнашучыларга сувенирлар тапшырды.

5 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы районында гражданнарны кабул итте. Халык торак фондын газлаштыру, су белән тәэмин итү, төрле ташламалар бирү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

4 декабрьдә Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Айрат Зыятдинов Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләр ел саен уздырыла торган «Батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында җыелды.  Инициатива медицина учреждениеләрендә дәваланучы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акция барышында уенчыклар,  китаплар һәм буяулар тутырылган 200дән артык тартма җыелды.

4 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Әтнә районында булды. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә депутат гражданнарны кабул итте, сайлаучыларның сораулары  сәламәтлек саклау һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны субсидияләү мәсьәләләренә кагылышлы иде.

4 декабрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә халыкны кабул итте. Очрашуда шулай ук Актаныш авылында балалар сәнгать мәктәбе төзү мәсьәләсе дә каралды. Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, әлеге проект район территориясендә мәгарифне үстерү программасы кысаларында каралачак.

 

3 декабрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Бөгелмә районына сәфәре барышында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте.

Аңа күп балалы ана «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча торак шартларын яхшыртуны сорап мөрәҗәгать итте.

Авыл җирлекләре башлыклары күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге белән кызыксындылар, Ефановка авылы клубын капиталь ремонт программасына кертү,  ә Акбаш тимер юл станциясе бистәсендәге эчәр суның сыйфатын яхшырту мәсьәләсен «Чиста су» федераль проекты аша хәл итүне  сорадылар.

Юрий Камалтынов барлык мөрәҗәгатьләрне дә эшкә алды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук «Татнефть» ГАҖ ярдәмендә ремонтланган «Озын гомер үзәгендә» булды һәм инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән очрашты.

3 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә җиңүчеләрне котлады. Депутат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, анда катнашучыларга, педагогларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде.  

3 декабрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча вебинар үткәрде.   ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов һәм Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин вебинар спикерлары булдылар.

3 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә гражданнарны кабул итте. Сайлаучылар торак пунктларны төзекләндерү, күп балалы аналар өчен шифаханәләргә юлламалар алу, атчылыкны үстерү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр. Шамил Яһудин гадәттәгечә газета-журналларга язылу кампаниясендә катнашты, нурлатлылар өчен 60 данә  район газетасына язылды.

3 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Римма Мөхәмәтшина Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе каршында оештырылган Эшмәкәрлек буенча координация советының беренче утырышында катнашты. Ул әлеге совет проблемаларны тикшерү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр эзләү мәйданчыгы булачагына ышаныч белдерде.

3 декабрь Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Яр Чаллы шәһәренең 15нче мәктәбендә финанс белеме дәресе үткәрде. Ул укучыларга илнең финанс структурасы төзелеше, республика бюджетын формалаштыру турында сөйләде. Әңгәмә барышында телефон аша мошенниклык темасына да кагылдылар.

2 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Кайбыч районында гражданнарны кабул итте. Депутатка җир пайларын ызанлау үзенчәлекләре турындагы сорау белән Чүти авылыннан пенсионер Хәсипә Солтанова мөрәҗәгать итте. Шулай ук район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина ветераннар өчен Казанга экскурсия оештыруда ярдәм сорап килде. Депутат барлык сорауларны эшкә алды.

2 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсендә гражданнарны кабул итте. 63нче микрорайонның ТИҮ рәисе Резеда Тукранова Җиңүнең 40 еллыгы урамында светофор урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итте.  Тимур Нусратов хәрби хезмәткәрләрне тыныч тормышка җайлаштыру, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру һәм хәрби хезмәт тәмамланганнан соң аларның якыннарына ярдәм итү мәсьәләсен карауны сорады. Депутат барлык сорауларны да эшкә алды.

2 декабрьдә Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Рәсим Баксиков Казан шәһәре Идел буе районының 82нче мәктәбендә Батырлык дәресе үткәрделәр. Рәсим Баксиков үзенең сугышчан юлы турында сөйләде. Ольга Воронова, үз чиратында, уку дөньяны аңлау өчен нигез сала, дип билгеләп үтте.  Тарихны һәм башка фәннәрне белү мәгълүматны анализларга һәм киләчәктә уйланылган карарлар кабул итәргә ярдәм итә.

2 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев гражданнарны кабул итте. Депутатка ТИҮ рәисләреннән берничә мөрәҗәгать килде, алар арасында ишегалды территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре дә бар иде.

2 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов Зәй районында булды. Игелекле эшләр декадасы кысаларында ул гражданнарны кабул итте. Депутатка махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаилә әгъзалары хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ринат Фазылов мөрәҗәгатьләрне эшкә алды. 

Зәйнең 4нче мәктәбендә депутат финанс белеме дәресе үткәрде, республика бюджетын кабул итү этаплары турында сөйләде.  Моннан тыш, Ринат Фазылов «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясендә катнашты һәм Зәй үзәк район хастаханәсе балалар бүлегенең яшь пациентларына баланың үсешенә уңай йогынты ясый торган  уенчыклар  тапшырды.

1 декабрьдә Дәүләт Советы депутатлары Рәсим Баксиков һәм Руслан Шиһабеддинов Яшел Үзәндә «Za мирное небо» патриотик муралын ачуда катнаштылар. Абыйлы-энеле Сергеевлар ясаган граффити Комаров урамындагы 32 нче йорт диварында пәйда булды.

30 ноябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов махсус хәрби операция барышында һәлак булган Россия Герое Владимир Козин бюстын ачу тантанасында катнашты. Бюстны Кайбыч районының Кече Мәми авылында урнаштырганнар. Чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район хакимияте вәкилләре, авыл халкы, хәрбиләр һәм ветераннар катнашында узды.

29 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Яшел Үзән районының Нурлат авылындагы һәм Васильево бистәсендәге «Халык фронты»  волонтерлык оешмасына финанс ярдәме күрсәтте. Аның ярдәме белән маскировка челтәрләре, плащлар, носилкалар, биш нокталылар һәм юрганнар ясау өчен 18 рулон тукыма сатып алынган. Моннан тыш, депутат Зөя гомуми белем бирү мәктәбе ачылуга 105 ел тулуны бәйрәм итүдә катнашты. Үзенең чыгышында ул мәктәпнең белем бирү процессындагы ролен билгеләп үтте һәм укытучыларның үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләрен ассызыклады.

6 декабрьдә депутатлар Руслан Нигъмәтуллин һәм Владимир Чагин Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67нче мәктәптә булдылар. Биредә менталь авырлыклары булган 200дән артык укучы бар, аларның күбесе инвалид.

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин ярдәме белән әлеге мәктәптә 2022 елдан башлап «Сулау - сәламәтлекне ныгыту» инновацион программасы һәм «Сыбызгы җырлый» проекты гамәлгә ашырыла. Кургайда уйнауның уникаль методикасы буенча балалар сөйләм сулышын, сөйләмне һәм интеллектны үстерәләр. Алар өчен шулай ук тавышлы махсус инструментлар, диатоник кыңгыраулар, концерт костюмнары сатып алганнар. Моннан тыш, технология дәресе өчен классны туку станоклары, бәйләү машинкалары белән җиһазлаганнар. Шуның нәтиҗәсендә укучылар киләчәктә үз һөнәрләре була алырлык кул эшләре үзләштерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International