Рөстәм Миңнеханов: «Парламентның системалы, профессиональ эше - республикабыз үсешенең нигезе ул»

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе, 10:22

Бу көннәрдә Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе вазифасында эшләвенә 30 ел тула.  Алтынчы утырышның көн тәртибенә кертелгән  мәсьәләләрне карау алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны әлеге мөһим вакыйга белән котлады. 

Фәрит Мөхәммәтшин, республика Рәисе әйтүенчә, инде «республиканың үзенчәлекле бренды». «Россиядә парламентта 30 ел эшләү очрагы башка юк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу вакыт эчендә без кулга-кул тотынып бергә эшлибез. Шуңа рәхмәт әйтәсем килә, кайда гына эшләсәм дә сезнең тарафтан һәрвакыт җитди ярдәм булды. Парламентның системалы, профессиональ эше – республикабыз үсешенең уңыш нигезе ул. Татарстан парламентын шундый шәхес җитәкләве безнең өчен зур мәртәбә һәм горурлык».

Парламент җитәкчесен мөһим вакыйга белән шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.  «Шушы вакыт эчендә Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республиканың динамик үсешенең ышанычлы хокукый нигезе формалашты, – дип басым ясады Юрий Камалтынов. – Республика Дәүләт Советының тавышы федераль дәрәҗәдә яхшы ишетелә, халыкара һәм төбәкара багланышлар урнаштыруда һәм үстерүдә әһәмияте зур. Әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз, киләчәктә дә республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрен  яклап, законнар нигезендә социаль әһәмиятле карарлар кабул ителүен телибез».

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка, республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка (парламент җитәкчесе аны «безнең укытучыбыз» дип билгеләп үтте), залдагыларның барысына да  уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International