Татарстан парламентының комитет җитәкчеләре Тверь өлкәсе Закон чыгару җыены депутатлары белән аралашты

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе, 12:52

Парламентара хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул кую тантанасыннан соң Тверь өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутатлары үзләренең хезмәттәшләре - Татарстан Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре белән берничә очрашу уздырды.

Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышының Бюджет һәм салымнар буенча даими комитеты рәисе Константин Буевич ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин һәм Комитет рәисе урынбасары Камил Нугаев белән очрашты. Яклар федераль үзәк белән бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, социаль тармакны бюджет планлаштыру, милли проектларны һәм төбәк программаларын финанс белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча төбәк закон чыгаручыларының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Тверь өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе урынбасары, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча даими комитет рәисе Александр Клиновский белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин очрашты. Очрашуда Александр Калиновский Татарстанда җирле үзидарә структурасы, дәүләт хакимияте органнарының муниципалитетлар белән багланышлары, республика районнары һәм шәһәрләренең бюджет-финанс базасы белән кызыксынды. Альберт Хәбибуллин кунакка «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе эшчәнлеге һәм 2013 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла торган гражданнарга үзара салым программасы турында сөйләде. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Тверь өлкәсе Закон чыгару җыелышының Аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану буенча даими комитеты рәисе Александр Кушнарев белән очрашты. Табигый территорияләрне һәм тыюлык зоналарын саклау һәм үстерү, Иделне савыктыру чаралары, шулай ук экология турында законнарны чыгару өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин һәм аның урынбасары Дмитрий Трусов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International