Дәүләт Советы депутатлары Казан университетының юридик факультеты студентлары белән очрашты

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе, 14:09

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев КФУның юридик факультетының икенче курс студентлары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Леонид Якунин булачак хокук белгечләренә Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, законнар һәм норматив-хокукый документлар кабул итү процедурасы турында сөйләде. «Барлык закон проектлары профильле комитетлар утырышларында тикшерелә һәм үз карарларын таба, шуннан соң гына закон проектлары парламент каравына чыгарыла, өч укылыш процедурасын уза, – дип аңлатты Леонид Якунин. – Бу бик җентекле һәм процедуралы регламентланган эш». 

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы Эдуард Шәрәфиев студентларга Татарстан парламентының Россия Федерациясенең бердәм хокукый кырын формалаштырудагы роле, Дәүләт Советының закон чыгару инициативаларын әзерләү һәм алга алып бару, депутатларның округлардагы эше турында сөйләде.

Татарстан парламентарийларының махсус операциядә катнашуы турында сөйләгәндә Эдуард Шәрәфиев Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән параллель китерде, безнең ата-бабаларыбыз шул ук территорияләрдә үз илен һәм дөньяны «көрән чумадан» саклау өчен Фашизмга каршы сугышканнар. Депутат шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Бүген үк студентлар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, алар утырышлар залын, рәсми делегацияләрне кабул итү залын, парламентаризм музеен, китапханәне карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International