Теләче районында «Бердәм Россия» көне узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе, 15:49

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районына эш сәфәрендә булды, анда «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында оештырылган чараларда катнашты, «Теләче» сәнәгать паркының, «Богородские теплицы» предприятиесенең эше белән танышты, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә булды, район җәмәгать кабул итү бүлмәсендә эшләүчеләр һәм килгән кешеләр белән аралашты, шулай ук партиянең җирле бүлеге активы белән очрашты. «Бердәм Россия көне» кысаларында Теләче районында барлыгы 12 мәйданчык оештырылган иде. Сәфәрдә парламент җитәкчесен «Бердәм Россия»нең Татарстан региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып йөрде.

Парламент башлыгының эш сәфәре Татарстанда беренчеләрдән булып авыл районында ачылган «Теләче» сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыгын караудан башланды. Сәнәгать паркы эшчәнлегенең төп юнәлеше – полимер материаллардан продукция әзерләү. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы территориясендә 12 резидент эшли, территория үсүен дәвам итә.

Бүген «Батыр» спорт комплексында Фәрит Мөхәммәтшин катнашында танылган көрәшче, Татарстанның атказанган фермеры Сәгыйть Гыйниятуллин призына 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча районара ярышлар ачылды. «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча төзелгән «Батыр» спорт комплексы 2012 елның 1 сентябрендә ачылган. Биредә «Теләче» спорт мәктәбенең 400 дән артык баласы шөгыльләнә. «Милли көрәш – безнең горурлыгыбыз. Без көрәшә беләбез, бездә талантлы һәм уникаль спортчылар бар. Иң көчлеләр җиңсен!», – дигән теләкләрен юллады турнирда катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе «Киләчек» яшьләр үзәгендә «Гражданлык сәгате» республика акциясе кысаларында Теләче районында яшәүче 15 яшь гражданга паспорт тапшырды. «Сезгә укуыгызда уңышлар һәм бары тик яхшы билгеләр генә телим. Теләчедә үсү һәм күңелгә ятышлы эш табу өчен барлык шартлар да тудырылган. Сезне яңа җиңүләр һәм казанышлар көтсен», ­– дип мөрәҗәгать итте балаларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Теләче районы волонтерлык хәрәкәте активистлары белән очрашты, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән аралашты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Донбасста яшәүчеләр һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыю пунктында булды.

Теләче районы гуманитар үзәге махсус хәрби операция башланган беренче айлардан бирле эшли. Волонтерлар коры ашлар, өй токмачы, тәм-томнар, пакетлы үлән чәйләре әзерлиләр, битараф булмаган кешеләр белән бергә маскировка челтәрләре, йон оекбашлар бәйлиләр, акча җыюны оештыралар.

Активистлар, волонтерлар, предприятие-оешмалар, кече бизнес вәкилләре һәм район җитәкчелеге көче белән Теләчедән 165 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән. Махсус операция үткәрү чорында 29 гуманитар конвой оештырылган. Җибәрелгән йөкнең гомуми бәясе 46 миллион сумнан артып киткән. Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин махсус операция сугышчыларына ярдәм йөген өч тапкыр үзе озатып барган.

Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районының партия активы һәм депутатлар корпусы белән район мәдәният йортында очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин теләчелеләргә «Бердәм Россия» партия проектларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Без барыбыз да билгеле кыенлыклар, дәвам итүче махсус операция, Көнбатыш санкцияләре тәэсире белән бәйле катлаулы вәзгыять  кичерәбез, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы. – Күпмилләтле халкыбыз, шул исәптән Теләче районы халкы да, бу шартларда бердәмлек, ил һәм республика җитәкчелеге сәясәтенә ярдәм итү үрнәге күрсәтә. Кыенлыкларга карамастан, Татарстан социаль-икътисадый үсеш темпларын саклап калды, һәм Теләче районы бу казанышларга лаеклы өлеш кертә. Һичшиксез, мондый шартларда «Бердәм Россия» партиясенең ролен бәяләп бетергесез».

Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елга партия җирле бүлекчәләренең бурычлары турында сөйләгәндә, сентябрь аенда узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча булачак кампания турында искә төшерде. «Урыннарда хәзердән үк әзерлек эшләрен башларга кирәк, – диде ул. – Шәһәр һәм район советларына 7,5 меңнән артык депутат сайларга кирәк. Без генә түгел, башка партияләр дә халык вәкилләре мандаты өчен көрәшәчәк, шуңа күрә халыкка иң якын, ышанычлы, үзегез яхшы белгән кандидатларны билгеләүгә актив кушылырга кирәк».

Төрле дәрәҗәдәге депутатларның эше турында кешеләр, беренче чиратта, узган сайлау кампанияләре барышында җыелган наказлар буенча фикер йөртә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Моны гражданнарның җәмәгать кабул итү бүлмәләренә һәм депутатларга мөрәҗәгатьләре дә раслый, наказларны үтәү безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала», – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. «Республикада барлык партия проектларында катнашмый торган район юк. Ә бу проектларның уңышы сезнең һәрберегезнең актив позициясеннән, гамәлләрне координацияли белүегездән һәм, әлбәттә, партиянең җирле бүлеге җитәкчелеге тарафыннан эшне дөрес оештырудан тора», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Теләче муниципаль районында «Бердәм Россия» көне кысаларында «Сәламәт киләчәк», «Яңа мәктәп», «Балалар спорты», «Чиста ил», «Эшмәкәрлек», «Кече ватан мәдәнияте», «Тарихи хәтер» партия проектлары чаралары, шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышланган интеллектуаль квиз, «Партия эшендә башлангыч бүлекләрнең роле» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде, мобиль клиника эшләде.  Әлеге мәйданчыкларның эшенә партия проектлары координаторы Разия Садыйкова нәтиҗә ясады.

Җыелыш «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру һәм активистларны бүләкләү  белән тәмамланды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International