Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар кабул итте

2025 елның 18 марты, сишәмбе, 12:59

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.

Парламент башлыгына хоккей буенча тренер, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Камил Җәләлетдинов мөрәҗәгать итте. Тәҗрибәле хоккейчы, 15 сезон дәвамында Әлмәт шәһәренең хоккей командасы өчен уйнаган, алар берничә тапкыр чемпион булган. Бүген Камил Таһир улы – республиканың хоккей хәрәкәте ветераны, әмма яшьләргә остазлык итүен дәвам итә, балалар һәм һәвәскәрләр хоккеенда катнаша, өлкәннәр өчен хоккей мәктәбе булдыру инициаторларының берсе. Камил Җәләлетдинов парламент башлыгына нефть башкаласында хоккей үсеше турында сөйләде, аның әйтүенчә, спортның бу төре шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив рәвештә хуплана. Фәрит Мөхәммәтшин Камил Җәләлетдиновның бу спорт төре ветераннарына игътибарны арттыру турындагы тәкъдимен хуплады.

 Татарстанның халык артисты Мингол Галиев Фәрит Мөхәммәтшинга татар филологиясе факультетында татар музыка сәнгатен өйрәнү кысаларында татар җырларын башкаруның үзенчәлекле методикасын һәм техникасын өйрәтүне оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Мондый осталыкка ия булган Мингол Галиев үзе остаз ролендә чыгыш ясарга әзер.

Татарстан Республикасы Ушу федерациясенең Попечительләр советы рәисе Рүзәл Габитов республикада сәламәтләнү өчен сулыш гимнастикасын популярлаштыруны кирәк дип саный, тупланган тәҗрибәсе һәм практикалары белән уртаклашырга әзер. Аңа Татарстанда җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында очрашулар циклын оештырырга тәкъдим итте. 

«Исәнмесез! Бу Мөхәммәтшин», – дип башланды парламент башлыгының Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадачы Зинаида Бушуева белән телефоннан аралашуы. Зинаида Григорьевна блокададагы Ленинград халкы исеменнән республика җитәкчелегенә, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына ветераннарга сакчыл мөнәсәбәтләре һәм Ленинградны 900 көн һәм төн дәвам иткән һәм йөзләрчә мең кешенең гомерен өзгән фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгына багышланган чара оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм быел гыйнвар аенда Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә узган.

Гражданнарны кабул итү алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Иҗтимагый ярдәм штабында оештырылган мәгариф проектлары белән танышты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International