Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Ватанны саклаучыларны данлыйбыз» хәйрия концертында катнашучыларны сәламләде

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе, 20:20

Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанны саклаучыларны данлыйбыз» дип аталган хәйрия концерты узды. Чара  Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие»  хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тәкъдиме белән үткәрелде.

Тантаналы чара Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарын, волонтерларны, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат-мәктәбе кадетларын, Казанның Яңа Савин районындагы 146 нчы лицейның яшь армиячеләрен, предприятие һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләрен берләштерде.

«Бу ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, бүгенге махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын җыйган һәр чара – бик мөһим вакыйга», – дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Депутат шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның тыл фронты булуын искәртте. «Никадәр предприятие чыгарган продукция шунда ук алгы сызыкка озатылган! Без шулай ук авыл хезмәтчәннәренең дә үстергән икмәкне иң элек  солдатларга, офицерларыбызга Җиңү өчен җибәргәннәрен искә төшерәбез,  – дип сөйләде Татьяна Ларионова. – Без бүген дә яңа Җиңү өчен яшибез һәм моның өчен дә бик күп эшлибез. Татарстанны колачлаган волонтерлык хәрәкәтенең масштабы республика халкы өчен теләктәшлек һәм үзара ярдәмләшү кыйммәтләренең төп булып калуын раслый».

 «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан парламентының барлык депутатлары белән бергә Ватанны саклаучылар елында хәрби-патриотик темага чаралар үткәрүдә актив катнаша», –дип  белдерде  Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Лилия Маврина шулай ук быел республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында үткәрелгән «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч» дип аталган  парламент дәресләре турында да искәртте. Бу дәресләрдә депутатлар укучыларга ватанпәрвәрлек, герой-якташларыбыз һәм Ватаныбыз - Россия һәм  туган Татарстаныбыз турында сөйләгән.

«Бүгенге концертта йөрәк кушуы буенча үзешчән коллективлар да, профессиональ артистлар да катнаша. Аларның һәркайсы залдагы һәркем белән күңел җылысын уртаклашырга теләде. Ә залда шулай ук игелек кылучылар – волонтерлар, хәйриячеләр, СВО ветераннары – үз эш-гамәлләре  белән җиңүебезне якынайтучылар җыелган», – дип басым ясады Лилия Маврина.

Иң мөһиме, концерт залда җыелганнарның барысына да шатлык китерсен, дигән теләген ирештерде  Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. «Бүген бирегә республикабызның барлык муниципаль районнарыннан хатын-кыз депутатлар һәм иң актив волонтер килде. Алар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Аларның һәркайсының хезмәте безнең көрәшчеләр өчен бик мөһим», – диде Алсу Нәбиева.

Чарада катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Ольга  Воронова сәламләде. «Мондый чаралар җәмгыять өчен аеруча әһәмиятле, чөнки алар Ватанны саклаучыларны хөрмәтләп кенә калмыйча, патриотик рухны ныгытуга, тарихи хәтерне саклауга һәм бүген алгы сызыкта булганнарга ярдәм итүгә дә этәрә. «Ватанны саклаучылар данлыйбыз» хәйрия концерты төрле буын һәм һөнәр ияләрен ватандашларыбызның батырлыгына рәхмәт һәм ихтирам белдерү омтылышында берләштергән мөһим вакыйгага әверелде», – дип басым ясады Ольга Воронова.

Хәйрия концерты башланыр алдыннан «Сәйдәш» мәдәни үзәге фойесында тематик күргәзмәләр оештырылды. 5 нче балалар сәнгать мәктәбе үз укучыларының «СВОда батырлык» дип аталган рәсемнәр экспозициясен тәкъдим итте.

Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе «Бөек Ватан сугышы елларында һәм хәзерге вакытта әдәбият» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Ретро-китаплар экспозициясендә сирәк әдәби һәм фәнни-танып белү әдәбиятын, шул исәптән инкыйлабка кадәрге басмаларны тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәдәният йорты фойесында «Мәхәббәт җиңгән җирдә» дип аталган  фотокүргәзмә урнаштырган. «Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре һәм тарихлары тупланган 45 стенд ясадык. Монда фронтовикларның тормыш һәм сугышчан юлы турында белергә була. Экспозициянең төп үзенчәлеге шунда, без сугыш һәм сугыштан соңгы  бәхетле мәхәббәт турында хикәятләр туплый алдык: безнең геройлар ничек танышканнар, бергә ниләр кичергәннәр, ничек гомер иткәннән, балалары, оныклары турында», – дип сөйләде ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Бөек Ватан сугышы ветераны, блокададагы герой-шәһәр Ленинградта яшәүче Зинаида Бушуева концертка бик теләп килүе турында әйтте. «Җиңү көне безнең өчен төп бәйрәм булып кала. Без, ул дәһшәтле сугышның барлык коточкыч хәлләрен кичереп, аны күз яшьләре һәм күңел шатлыгы белән каршы алабыз», – диде Зинаида Бушуева.

Чарада шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты.,

Концерт кысаларында СВО волонтерларын һәм Татарстан яшьләренә хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге эшләүче активистларны бүләкләделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International